+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 Июля 2022, 16:50

“Алга” нәтиҗәләр ясады

Сәнәгать-җитештерү төрендәге «Алга» махсус икътисади зонасы идарәче компаниясе булган Башкортстан Республикасы Үсеш корпорациясе 2022 елның беренче яртысындагы эшкә йомгак ясады.

“Алга” нәтиҗәләр ясады“Алга” нәтиҗәләр ясады
“Алга” нәтиҗәләр ясады

Билгеләп үтелгәнчә, бу чорда резидентлык турында Килешү ике компания белән төзелгән: «Биорон» җәмгыяте - В2 витамины җитештерү проекты белән һәм «БашБалык» җәмгыяте - мәрсин токымлы гидробионтларны үстерү һәм тирәнтен эшкәртү заводы проекты белән.
Махсус икътисади зонаның яңа резидентларына инвестицияләрнең гомум күләме 2,542 миллиард сум тәшкил итәчәк, 55 яңа эш урыны булдырылачак.
- Хәзерге вакытта «Алга» махсус икътисади зонасында 12 резидент теркәлгән, игълан ителгән инвестицияләрнең гомум күләме - 25,7 миллиард сум, 1733 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла, - ди Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Резидентлар тарафыннан махсус икътисади зона мәйданының 336 гектарыннан 143 гектарын алу планлаштырыла. 2022 елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча сигезенче резидент тарафыннан 78 гектар арендага алынган.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56621

 

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас