+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 июль 2022, 14:15

Планлы эш таркалмас

Башкортстанны үстерү буенча алдагы чорга нинди бурыч-максатлар билгеләнә?

Планлы эш таркалмасПланлы эш таркалмас
Планлы эш таркалмас

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә 2023 елга, 2024-25 елларның планлы чорына һәм 2036 елга кадәр Башкортстанның социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрларын тикшерү буенча стратегик комитет утырышы булды.
— Әлеге шартларда илдә уртача сроклы перспективада икътисад үсеше траекториясенең тибрәнү дәрәҗәсе югары булуны исәпкә алып, безнең төп бурыч — фаразлауны (прогноз) эшләгәндә мәсьәләгә аеруча җаваплылык белән якын килү, — дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Андрей Назаров, моңарчы күрелмәгән санкция басымы нәтиҗәсендә барлыкка килгән чикләү чараларының тискәре нәтиҗәләрен бетерергә кирәк булачак, дип ассызыклады. Шуңа бәйле рәвештә, прогноз проектын актуальләштергәннән соң, Башкортстан Башлыгының “2024 елга кадәр Башкортстан Республикасын социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешлере турында”гы Указы һәм Республиканы социаль-икътисади үстерү Стратегиясе кебек документларның максатлы параметрларын тәңгәлләштерү кирәк булачак.
Фаразлауны тикшерә башлар алдыннан Башкортстанның социаль-икътисади үсеш өлкәсендә агымдагы елның биш аенда ирешелгән нәтиҗәләре игълан ителде.
— Гыйнвар-май нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе тотрыклы уңай динамиканы күрсәтә, үсеш 6,2 процент тәшкил итә, — дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры. — Сәүдәдә шулай ук оптимистик күренеш өстенлек итә, гыйнвар-май айларында үсеш 3,1 процент булды. Монда без Русия буенча уртача күрсәткечләрдән шактый югары темпта барабыз, ил күләмендә үсеш нибары 0,1 процент кына тәшкил итә. Төзелештә башкарылган эшләр күләме республикада гыйнвар-май айларында 119,2 процент дәрәҗәсендә булды. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча инвестиция активлыгының бик яхшы динамикасын күрәбез. 1 кварталда төп капиталга инвестицияләр күләме 24,9 процентка артты. Бу сан Русия буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр диярлек күбрәк. 2022 елның февраль-апрель айларында Башкортстанда Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча исәпләнгән эшсезлек дәрәҗәсе 3,9 процент тәшкил итте.
2022 елның 1 июненә республиканың берләштерелгән бюджетына 94,5 миллиард сум салым һәм салым булмаган керемнәр туп­ланган.
Андрей Назаров хәбәр итүенчә, 2024 елга стратегик максатлар үзгәрешсез кала:
тулай төбәк продукты буенча 2,5 триллион сум дәрәҗәсенә чыгу;
инвестицияләр күләмен 650 миллиард сумга җиткерергә;
хезмәт хакы буенча 50,5 мең сум биеклегенә чыгарга;
сөт җитештерү һәм эшкәртү күләмен 1,2 миллион тоннага җиткерергә;
бөртекле һәм кузаклы культураларның тулай җыемын 4 миллион тонна күләмендә тәэмин итәргә;
ваклап сату сәүдә әйләнешенең физик күләмен 15 процентка, ә күмәртәләп сату күләмен 30 процентка арттырырга;
Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча исәпләнгән эшсезлек дәрәҗәсен 4,8 проценттан артмаган күләмдә саклап калуны тәэмин итү;
урман сәнәгате комплексы һәм җиңел сәнәгать продукциясе җитештерү күләмнәрен икеләтә арттырырга.
— Шулай итеп, төп бурыч — максатлы күрсәткечләргә, һичшиксез, ирешү өчен нигез салу, — дип йомгаклады сүзен Андрей Назаров. — Әлегә бу беренче айлар саннары гына. Төп күрсәткечләрнең үзгәрү динамикасын җентекләп күзәтүне дәвам итәчәкбез.
Төп министрлыклар тәкъдим иткән мәгълүматларга караганда, 2025 елга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме 9,4 процентка артачак. Уртача сроклы чорда үсеш башлыча терлекчелек комплексларын төзү буенча зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру аша тәэмин ителәчәк. Ул комплекслар терлек һәм кош-корт ите һәм сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моңа кадәр ел саен якынча 2,5-3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. 2030 елга күләмне 4 миллион квадрат метрга кадәр арттыру планлаштырыла.
Фаразланган чорда ваклап сатуның үсеш динамикасы халык керемнәренең һәм кулланучыларны кредитлауның артуына ирешү белән билгеләнәчәк. 2025 елга үсеш темплары 9,2 процентка җитәчәк дип фаразлана.
Уртача айлык хезмәт хакы 2025 елга кадәр тотрыклы рәвештә үсәчәк һәм 59,2 мең сумга җитәчәк.
— Тулаем алганда, фаразланган исәпләүләр буенча, 2025 елга республика икътисадында 8,7 процентлы үсешкә ирешеләчәк, бу тулаем күләмдә 2,8 триллион сум дәрәҗәсендә булачак, — дип билгеләде Башкортстан Республикасының икътисади үсеш һем инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
Башкортстанда социаль-икътисади тотрыклылыкны һәм үсеш динамикасын тәэмин итүгә юнәлтелгән документны әзерләгәндә бик күп үзенчәлекләр исәпкә алынган. Мәсәлән, алда билгеләнүенчә, 2023 елга һәм 2024, 2025 елларның планлы чорына, 2036 елга кадәр Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрлары “Башкортстан Республикасында стратегик планлаштыру турында”, “Башкортстан Республикасында бюджет процессы турында”гы законнары һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең “Уртача һәм озак сроклы чорга Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсеше фаразларын эшкәртү һәм корректировкалау тәртибе турында”гы карары нигезендә әзерләнгән.
Социаль-икътисади үсеш фаразын билгеләү Русия Федерациясе Президентының “2030 елга кадәрге чорга Русия Федерациясен үстерү буенча гомумдәүләт максатлары турында”гы Указында, 2024 елга кадәр Башкортстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлеге программасында, 2030 елга кадәр Башкортстан Республикасын социаль-икътисади үстерү стратегиясендә, икътисади эшчәнлекнең аерым төрләрен һәм социаль өлкәне үстерү буенча дәүләт программаларында һәм башка документларда билгеләнгән ориентирлардан һәм өстенлекләрдән чыгып гамәлгә ашырылды.
Социаль-икътисади үсеш фаразларын эшләгәндә шулай ук икътисад эшчәнлегенең Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан хупланган мөмкин булырдай шартлары кулланылды, Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсеше потенциалы һәм тенденцияләре, республика башкарма власть органнарының, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренең, республика предприятиеләре һәм оешмаларының фараз мәгъ­лүматлары исәпкә алынды.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас