+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 Июля 2022, 04:29

Башкортстан ышанычлы адымнар белән алга атлый

«Незыгарь» Телеграм-каналы шушы көннәрдә бастырган «Русия субъектларының халыкара хезмәттәшлеге: Көнчыгышка әйләнеш» докладында 2022 елның беренче яртысында Русия төбәкләренең халыкара көн тәртибендәге төп вакыйгаларына һәм аларның агымдагы икътисади сәясәт тенденцияләренә анализ ясады.

Башкортстан ышанычлы адымнар белән алга атлыйБашкортстан ышанычлы адымнар белән алга атлый
Башкортстан ышанычлы адымнар белән алга атлый
Тикшеренүдә Башкортстанга зур урын бирелгән, аны экспертлар тышкы элемтәләрне аеруча актив үстерүче төбәкләр арасында атый. Бу хәлгә "Башинформ" агентлыгы да комплекслы анализ ясаган.

Инвестицияләр көнчыгыштан киләчәк

Агымдагы елның февраленнән Русия моңарчы күрелмәгән санкция басымы шартларында яши. Башкортстанда тышкы икътисади чикләүләр чагыштырмача йомшак булганда ук хәлләрнең җитдилеген аңлыйлар. 2018 елдан башлап республика базарларны диверсификацияли, БДБ илләре һәм Кытай белән хезмәттәшлекне актив үстерә. Элегрәк "Башинформ" импортны алыштыру өлкәсендә төбәкнең казанышлары турында сөйләде: Башкортстан нефть эшкәртү комплексы, автопром, машина төзелеше һәм башка тармаклар өчен продукция җитештерүне җайга салу гына түгел, ә аңа Һиндстан, АКШ, Беларусь, Төрекмәнстан, Европа илләрен һәм башка дәүләтләр компанияләрен дә юнәлтә алды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың санкция басымы шартларында катлаулы сценарийларга әзерлеге турында белдерде.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, Русиягә каршы яңа санкцияләр кертү төбәк җитәкчеләрен халыкара икътисади эшчәнлеккә төзәтмәләр кертергә мәҗбүр итте. Монда Көнчыгыш партнерлар, шул исәптән якын чит илләр белән хезмәттәшлек зур потенциалга ия. Төбәкләрне чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек дәрәҗәсе буенча бүлешеп, аналитиклар Башкортстанны (Түбән Новгород, Свердловск өлкәләре белән беррәттән) бу өлкәдә иң активлар рәтенә кертә. Мондый стратегия икътисади көчле субъектлар, чит ил партнерлары белән мөнәсәбәтләр урнаштыруның бай тарихы булган субъектлар өчен хас. Моннан тыш, уңыш әлеге төбәкләрнең башлыклары ия булган җитди лоббистик мөмкинлекләргә дә бәйле.

Бу нәтиҗәләр Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы мәгълүматларын раслый. Әйтик, 2020 елда Башкортстанның рәсми делегацияләре 10 тапкыр чит илләрдә сәфәрдә булды, 2021 елда - 17, шуларның өчесендә (Австрия, Казахстан, Беларусь) делегацияне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләде. Агымдагы елның беренче яртысында Башкортстанның чит илләргә (Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан, ДНР, Кыргызстан, Иран һ.б.) хакимият һәм бизнес вәкилләренең 17 рәсми визиты узды. 2022 елның маенда Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстанның рәсми делегациясе Ташкентта (Үзбәкстан) республиканың икътисади потенциалын тәкъдир итте, мөһим сөйләшүләр үткәрде. Бу сәфәрнең мөһим вакыйгасы - Русиянең Үзбәкстандагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле офисы ачылу.

"Көнбатыш юнәлештә багланышлар даирәсе санкцияләргә бәйле рәвештә тараю шартларында без Көнчыгыш-Азия төбәкләрендә яңа партнерлар табабыз", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Республиканың Төркиядә, Казахстанда, Белорусиядә, Үзбәкстанда вәкиллекләре бар инде, якын планнарда аларны Кытайда, Иранда ачу, һәм бу чик түгел. Безнең илнең төп тышкы сәяси союздашларына аерым игътибар бирелә, алар арасында җитештерү потенциалы булган Беларусь әһәмиятле урын алып тора. Башкортстан «Амкодор» компаниясе белән ике проектны тормышка ашыра инде, якындагы елда дустанә дәүләтләр арасында товар әйләнешен ярты миллиард долларга җиткерү бурычы куелган.

Республиканың визит карточкасы

Башкортстан үзенең алга таба мавыктыру, тышкы икътисади элемтәләрне үстерү, шулай ук инфраструктур проектларны тормышка ашыру өчен Русиядә уза торган халыкара форумнар мөмкинлекләреннән актив файдалана. Мәсәлән, Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе 15-18 июньдә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында 31 килешүгә кул куйды. Республика икътисадына җәлеп ителә торган турыдан-туры инвестицияләрнең гомум күләме 65 миллиард сумнан артып китә. Иң зурлары - «ДОМ.РФ» җәмгыяте белән Башкортстан Хөкүмәте арасында 21,5 миллиард сумлык килешү. Уфада Забельены су белән тәэмин итү һәм кулланылган суларны агызу челтәрләрен, Сугыш ветераннарының республика клиник госпитален, шулай ук 360 урынга исәпләнгән төбәк математика лицей-интернаты биналары комплексын төзү турында сүз бара.

Башкортстан башка төбәкләргә үрнәк

Башкортстан элек югалган икътисади элемтәләрне тергезеп, башка төбәкләрне үзенә актив җәлеп итә. Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында 7 субъект (Башкортстан, Самара, Саратов, Ульяновск, Пенза өлкәләре, Удмуртия, Пермь крае) территориясендә Евразия икътисади үзәген төзү турындагы меморандумга кул кую әһәмиятле вакыйга булды. Килешү Русия Икътисади үсеш министрлыгына комплекслы инвестицион проект төзү өчен тиешле гаризаның нигезенә салыначак, ул гомум бәясе 100 миллиард сумнан артык булган 70 проектны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан Хөкүмәте төбәкнең сәнәгать үсеше темпларын елына 10 процентка кадәр җиткерү бурычын куйды. Аңа агымдагы елның беренче кварталында ук ирешелгән, ул вакытта республикада сәнәгать үсеше индексы, узган елның шул ук чорына карата, 110,1 процент тәшкил иткән, уртача Русия күрсәткечләреннән ике тапкыр диярлек артып киткән.

Нәтиҗә ясап, экспертлар Башкортстанның инвестицияләр җәлеп итү, халыкара элемтәләрне үстерү, сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендәге казанышлары – идарә командасы алып барган системалы эш нәтиҗәсе, дигән фикергә килә.

"Башкортстан рәттән ике тапкыр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен узып бара. Бу уңыш республикада сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы эш белән бәйле дип уйлыйм. Пандемия һәм санкцияләргә карамастан, төбәктә сәнәгать үсә бара, монда, һичшиксез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның да өлеше зур", - дип саный социаль конфликтларны җайга салу үзәге башлыгы Олег Иванов.

"Радий Хәбиров төбәкнең көчле Башлыгы — Президент хакимиятенең элекке хезмәткәре Премьер-министр Андрей Назаров йөзендә тәҗрибәле бизнесмен белән эшләү белән яхшы бәйләнгән. Нәтиҗә - югары", - дип нәтиҗә ясый Федерация Советы әгъзасы Айрат Гыйбатдинов.


Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас