+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 Июля 2022, 13:05

Эшчеләрнең профессионализмыннан канәгатьләр

Башкортстан Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы 2022 елның беренче яртысында хезмәт ресурсларының сыйфатыннан һәм ачыклыгыннан канәгатьлек дәрәҗәсен бәяләү өчен эш бирүчеләрнең сорау-җавапларына йомгак ясады.

Эшчеләрнең профессионализмыннан канәгатьләрЭшчеләрнең профессионализмыннан канәгатьләр
Эшчеләрнең профессионализмыннан канәгатьләр

Тикшеренүдә сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт һәм элемтә белән шөгыльләнүче эш бирүчеләр катнашты.

- Без эш бирүчеләрне мәшгульлек хезмәтләре белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән тикшеренүләрдә катнашырга чакырабыз. Сораштыру нәтиҗәләре эш бирүчеләр, мәшгульлек үзәкләре, мәгариф оешмалары арасында коммуникацияне яхшырак корырга һәм, ахыр чиктә, төбәк икътисадының кадрларга ихтыяҗын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, - диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, сораштыруда 104 эш бирүче катнашкан.

2022 елның беренче яртысында сораштыруның кыскача нәтиҗәләре түбәндәгечә: соңгы 12 айда бизнеслары өчен кирәкле булган хезмәт ресурсларын катнашучының 85,58 проценты эзләгән. Башкортстанның хезмәт ресурслары турында мәгълүматны респондентларның 58,65 проценты уңай бәяләде. Сораштыруда катнашучыларның 45 проценты төбәктә кирәкле квалификацияле хезмәт ресурслары җитәрлек дип саный; 44,2 проценты хезмәт ресурсларын эзләүгә киткән вакытны уңай бәяли; эш бирүчеләрнең 52,9 проценты хезмәт ресурсларын эзләү өчен финанс чыгымнары белән канәгать; табылган хезмәт ресурсларының профессионализмы 64,4 процент респондентны канәгатьләндергән.

Тирәнтен анализ өчен кадрлар сайлаганда бизнес очрашкан төп проблемалар турында мәгълүматлар җыю үткәрелде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас