+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 июль 2022, 13:10

Эшкуарлар арендага җир алырга хокуклы

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Благовар районы буенча территориаль подразделениесе җир участогын арендага бирү буенча аукцион үткәрде.

Эшкуарлар арендага җир алырга хокуклыЭшкуарлар арендага җир алырга хокуклы
Эшкуарлар арендага җир алырга хокуклы

Территориядә юл буе сервисы объектлары булган автозаправка станциясе төзү планлаштырыла.

- Җир участогы 7 ел да 4 айга бирелде. Гомум мәйданы - 20 мең кв. метр. Автозаправка станциясеннән тыш, территориядә кибет урнашачак. Шулай итеп, эшкуар 7гә якын эш урыны булдырачак, - дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Гыйззәтуллин. – Һәр эшкуар дәүләт милкен сатуларда катнашу юлы белән арендага алырга хокуклы. Моның өчен безнең ведомство махсус инструкция бастырып чыгарды.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас