+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 июль 2022, 12:00

«Опора России» Башкортстанда эшкуарлар өчен консультацияләр уздырачак

14 июльдә 10-17 сәгатьләрдә «Минем документлар» күпфункцияле үзәгенең 22 офисында «Опора России»ның Башкортстан төбәк бүлеге белгечләренең күчмә консультацияләре узачак.

«Опора России» Башкортстанда эшкуарлар өчен консультацияләр уздырачак«Опора России» Башкортстанда эшкуарлар өчен консультацияләр уздырачак
«Опора России» Башкортстанда эшкуарлар өчен консультацияләр уздырачак

Кампаниянең максаты - санкцияләр шартларында бизнес вәкилләренә һәрьяклап консультация ярдәме күрсәтү, шулай ук үз эшен ачу һәм алып бару белән бәйле мәсьәләләр буенча киңәшләр бирү.

Башкортстан Республикасы күпфункцияле үзәге директоры Наталья Куприянова сүзләренә караганда, чараның гамәли әһәмияте югары, ә консультация өчен барлык теләүчеләр дә мөрәҗәгать итә алачак.

"Опора России" кече һәм урта эшкуарлык гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге вәкилләренең күчмә консультацияләре даими нигездә айның икенче пәнҗешәмбесендә үзәк офисларда уза. Чарада катнашучы офисларның адреслары берничә көн эчендә үзәкның рәсми сайтында урнаштырыла", - дип шәрехләде Наталья Куприянова.

Чара көнендә шулай ук "Опора России" Башкортостан төбәк бүлегенең кайнар линиясе телефоны +7 (347) 29-29-882 буенча консультация алырга мөмкин булачак.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас