

Башкортстанның Финанс министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 31 июльгә кадәр Башкортстан Республикасы җаваплы салым түләүчеләрнең салым ачыклык стандартына 2021 ел нәтиҗәләре буенча кушылуы турында хәбәрләр кабул итү дәвам итә.
- Республика әлеге чараларның новаторы буларак, бу юнәлештә актив эшли инде. Бер генә төбәктә дә мондый стандартлар юк әле, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар стандартка кушылу турында кәгазь чыганакта түбәндәге адреска хәбәр җибәрә ала: 450101, Уфа шәһәре, Тукай урамы, 46 һәм электрон рәвештә: minfin@bashkortostan.ru яисә «Мәгълүмати-аналитик үзәк» дәүләт бюджет учреждениесенә: Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 13нче йорт, 4нче кат, 400нче бүлмә һәм электрон адресына: iac@bashkortostan.ru адресына һәм аның рәсми сайтына урнаштырырга.