+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 июль 2022, 11:35

«Уфа» индустриаль паркында хәлләр ничек?

Башкортстанның Үсеш корпорациясендә «Уфа» индустриаль паркының 2022 елның беренче яртысындагы эшенә йомгак ясалды.

«Уфа» индустриаль паркында хәлләр ничек?«Уфа» индустриаль паркында хәлләр ничек?
«Уфа» индустриаль паркында хәлләр ничек?
Бүгенге көндә «Уфа» индустриаль паркы территориясендә 13 резидент һәм 7 инфраструктурадан файдаланучы урнашкан. Хәзерге вакытта резидентлар тарафыннан игълан ителгән инвестицияләрнең гомум күләме якынча 34 миллиард сум тәшкил итә һәм 600 эш урыны булдыруны күздә тота.

– Бүгенге көндә индустриаль парк инфраструктурасы резидентлары һәм аннан файдаланучылар биләгән гомум мәйдан 227 гектардан артык, ә бу паркның барлык аренда мәйданының 91 процентын тәшкил итә, - диде Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - «Уфа» индустриаль паркының идарәче компаниясе булган Үсеш корпорациясе парк резидентлары өчен уңайлы инфраструктура формалаштыра. Барлык резидентлар да электр энергиясе, җылылык һәм су белән тәэмин итү, керү юллары белән тәэмин ителгән. Корпорациянең проект менеджерлары, үз чиратында, килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә, шул исәптән бизнесның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге вакытында да даими ярдәм күрсәтәләр.

Ел башыннан "Уфа" индустриаль паркы территориясендә "Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе" федераль проекты кысаларында төзелгән 20 мең квадрат метр мәйданлы җитештерү комплексы файдалануга тапшырылды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас