+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 июль 2022, 08:45

Яңа вакыт өчен көчле идеяләр

Башкортстан Республикасыннан ике социаль проект Дәүләт социаль инициативасы (НСИ) юнәлеше кысаларында «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумының 200 перспективалы башлангычы исемлегенә керде.

Яңа вакыт өчен көчле идеяләрЯңа вакыт өчен көчле идеяләр
Яңа вакыт өчен көчле идеяләр
Форум Стратегик башлангычлар агентлыгы (СИА) һәм "Росконгресс" фонды тарафыннан үткәрелә.

«Ашыгыч ярдәмне IT-маршрутлаштыру» проекты стационарга пациентны илтеп җиткерү вакыты турында мәгълүмат биреп, ашыгыч ярдәм маршрутын оештыру программа продуктын эшләүне күз уңында тота. Башлангычны гамәлгә ашыру төбәк медицина мәгълүмат системаларын интеграцияләү юлы белән ашыгыч ярдәмне маршрутлаштыруның төбәкара системасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу йөрәк-кан тамырлары системасы авыруы булган пациентның, яшәү урынына карамастан, ашыгыч югары технологияле медицина ярдәме ала алуны тәэмин итәчәк.

- Мондый программа продуктын эшләү һәм гамәлгә кертү Башкортстан халкына ашыгыч ярдәм күрсәтүне оештыруны яхшыртачак. Заманча мөмкинлекләр пациентка кагылышлы барлык кирәкле мәгълүматны дистанцион рәвештә алмашырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров.

«Сәламәт туклану әлифбасы» проекты урта гомуми белем бирү оешмалары укучыларының дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше принциплары турында белемнәрен киңәйтүгә юнәлтелгән. Инициативаны тормышка ашыру үсмерләр арасында дөрес туклану принципларын үтәүнең мөһимлеге турында аң һәм хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрүгә, файдалы ризыкларга мөнәсәбәтне үзгәртүгә ярдәм итәчәк.

Форум өчен иң перспективалы идеяләрне сайлап алу Экспертлар советының эш төркемнәре тарафыннан башкарылды. Алар составында - дәүләт компанияләре, бизнес, фәнни, мәгариф, мәдәни, иҗтимагый һәм технологик оешмалар вәкилләре. Экспертлар советы рәисе-Игорь Шувалов, "ВЭБ" башлыгы.

Конкурска барлыгы җиде тематик юнәлеш буенча 19 меңнән артык башлангыч тапшырылган иде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас