+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Икътисад
15 Июля 2022, 17:25

Андрей Назаров Магнитогорскида металлургларны котлады

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Магнитогорск металлургия комбинатының 90 еллыгына, шулай ук Металлурглар һәм Магнитогорск шәһәре көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты.

Андрей Назаров Магнитогорскида металлургларны котладыАндрей Назаров Магнитогорскида металлургларны котлады
Андрей Назаров Магнитогорскида металлургларны котлады
Тантанада, шулай ук, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко да катнашты. Андрей Назаров Магнитогорск металлургия комбинаты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре - Металлурглар көне белән котлады.

- Узган гасырның 30нчы елларында Көньяк Уралда эре металлургия комплексы булдыру бөтенсоюз әһәмиятенә ия булды. Бу, нигездә, бөтен Урал төбәгенең тотрыклы үсешен билгеләде. Предприятие Русиядә һәм дөньяда ышанычлы партнер һәм инвестор буларак киң танылган. Компания илдә сатыла торган барлык металл продукциясенең биштән бер өлешен җитештерә. Башкортстан комбинат белән тыгыз бәйләнгән. Безнең күпьеллык тарихыбыз бар. Предприятиедә якташларыбыз күп эшли, - диде Андрей Назаров.

Премьер-министр Магнитогорскига һәм комбинатка нигез салынганчы башкортларның Атач яки Магнит тавында тимер чыгарулары турында сөйләде. Бу хакта белешмәләр 1835 елның Санкт-Петербург энциклопедик лексиконында ук китерелә. Шунысы игътибарга лаек, хәзерге Магнитогорск территориясе күпмедер вакыт Башкортстан составында булган. 1922 елның 14 июнендә кабул ителгән «Автономияле Башкорт Совет Социалистик Республикасы чикләрен киңәйтү турында» Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитетының декреты нигезендә Магнит тавы районы яшь Башкорт республикасына тапшырыла. Әмма шул ук елның 17 августындагы киләсе декрет белән әлеге территория Чиләбе губернасы чикләрендә кала.

- Бүген комбинат Башкортстанның күп кенә сәнәгать предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә. Ул металлопрокат белән тәэмин итүчеләрнең берсе булып тора. Магнитогорск металлурглары инвестицион климатны яхшырту эшендә дә безнең партнерлар булды. Алар безнең республикада яңа предприятиеләрне ышанычлы һәм өзлексез электр белән тәэмин итте. Әйтик, узган елның августында Русия Президенты Владимир Владимирович Путин 
Австриянең «Ласселсбергер» холдингының коры төзелеш катнашмалары җитештерүче «Цемикс» заводы эшенә старт бирде. Аны энергия челтәрләренә тоташтыруны комбинат тәэмин итте, - дип ассызыклады Премьер-министр.

Андрей Назаров шулай ук компания Башкортстанның Урал аръягында социаль һәм туристик инфраструктураны актив үстерә, дип өстәде.

- Бу уңышлар һәм казанышлар артында предприятиенең талантлы менеджменты һәм комбинатның фидакарь хезмәткәрләренең көндәлек хезмәте тора. Барыгызга да нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүегезне телим! Юбилеегыз, Металлурглар көне һәм Магнитогорск шәһәре көне белән! – диде Премьер-министр.

Андрей Назаров «Магнитогорск металлургия комбинаты» ачык акционерлар җәмгыятенең Директорлар советы Рәисе Виктор Рашниковны Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены белән бүләкләде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас