

Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов ил субъектлары вәкилләре белән яңа инвестицион стандартны кертү, аерым алганда, инвестицион карта булдыру һәм алып бару буенча киңәшмә үткәрде. Русия Икътисади үсеш министрлыгы Башкортстанны инвестиция картасы Стандартның база таләпләренә туры килә торган 5 төбәк арасында билгеләп үтте.
- Төбәк инвестиция стандартының барлык элементларын республика тарафыннан кертү Стандартны гамәлгә ашыруның план-графигы нигезендә Русия субъектларында уза. Хәзер төбәктә инвестиция проектлары, инвестпроектлар өчен кирәкле инфраструктура һәм мәйданчыклар, инвесторлар өчен преференцияләр булган Башкортстан инвестиция картасы актуальләштерелә, картаны актуаль мәгълүматлар белән тулыландыру эше алып барыла. Республиканың инвестиция картасы Стандартның мөһим һәм катлаулы элементы булып тора, аны гамәлгә кертү һәм алга таба алып бару инвесторларга һәм эшкуарларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм, гомумән, Башкортстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген яхшырту өчен зур әһәмияткә ия, - дип аңлатма бирде республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Шулай ук ул июль-август айларында картаның эчтәлеген көчәйтү, файдалануның уңайлылыгын арттыру, инвестор өчен мәгълүматның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру буенча эшләр башкарылачагын билгеләп үтте.