+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 июль 2022, 15:00

Башкортстан - ТОП-3тә

Башкортстан күчемсез милек белән алыш-бирешләр саны буенча 3нче урында тора.

Башкортстан - ТОП-3тәБашкортстан - ТОП-3тә
Башкортстан - ТОП-3тә
Агымдагы елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча, теркәлгән хокуклар, чикләүләр, объектлар һәм күчемсез милек белән алыш-бирешләр саны буенча Башкортстан, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар краеннан кала, 3нче урында тора. Бу хакта Башкортстан Республикасы буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец Ишембай шәһәрендә үткәрелгән квартал коллегиясендә сөйләде.

Шулай ук, төбәк "Росреестр"ы җитәкчесе сүзләренә караганда, Башкортстанда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә ешрак куя башладылар.
Төбәктә күчемсез милекне электрон формада исәпкә алу һәм теркәү буенча күрсәткечләрнең артуы күзәтелә. Ярты ел эчендә шундый 132 меңнән артык гариза килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк (124 мең).

Башкортстан “Росреестр"ының агымдагы елга төп бурычлары арасында Петр Клец республиканың “Пространство мәгълүматларының милли системасы" дәүләт программасын тормышка ашыруда катнашуын билгеледе — Башкортстан ул тормышка ашырыла торган 20 пилот төбәк арасына керде.

 
 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас