+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 июль 2022, 11:40

Көндәшлек сәясәте буенча Башкортстан дәүләт комитеты семинар-киңәшмә үткәрде

Киңәшмәдә 250дән артык заказчы катнашты.

Көндәшлек сәясәте буенча Башкортстан дәүләт комитеты семинар-киңәшмә үткәрдеКөндәшлек сәясәте буенча Башкортстан дәүләт комитеты семинар-киңәшмә үткәрде
Көндәшлек сәясәте буенча Башкортстан дәүләт комитеты семинар-киңәшмә үткәрде
Көндәшлек сәясәте буенча Башкортстан дәүләт комитеты “Дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны үткәрү үзенчәлекләре. РНПга кертү өчен нигезләр” темасына семинар-киңәшмә үткәрде.

22 июльдә Башкортстан Республикасының Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты Монополиягә каршы федераль хезмәт белән берлектә республиканың дәүләт һәм муниципаль заказчылары өчен семинар-киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә 250дән артык заказчы, шул исәптән республика башкарма хакимият органнары, муниципаль берәмлекләр хакимияте вәкилләре, шулай ук 44-АР һәм 223-ФЗ буенча заказ бирүче оешмалар һәм учреждениеләр катнашты.
Киңәшмә барышында сатып алуларда катнашучыларга карата таләпләрне билгеләү мәсьәләләре, контрактны өзгәндә заказчыларның гамәлләре нигезләре һәм тәртибе каралды.

Киңәшмә материаллары Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында “Документлар” бүлегендә урнаштырылачак.

 
Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас