+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 июль 2022, 16:15

Хезмәт күрсәтү “бишле”гә бәяләнә

Башкортстан инвесторлары төзелеш өлкәсендә муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын уңай бәяләде.

Хезмәт күрсәтү “бишле”гә бәяләнәХезмәт күрсәтү “бишле”гә бәяләнә
Хезмәт күрсәтү “бишле”гә бәяләнә
Республикада төзелеш комплексының инвестицион эшчәнлекнең 46 субъекты арасында сорау алу үткәрелде. Чараның төп темалары - төзелешкә рөхсәт бирү, объектларны файдалануга тапшыру, газүткәргечкә тоташтыру өлкәсендә процедураларның нәтиҗәлелеге. Муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча сораштыру Башкортстан Республикасы Төзелеш һәм архитектура министрлыгы тарафыннан район хакимиятләре белән берлектә үткәрелде.

- Үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның күпчелеге төзелеш өлкәсендә муниципаль хезмәтләр күрсәтү процедураларының нәтиҗәлелеген уңай бәяләде, - дип билгеләп үтте төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов. – Без төзүче-инвесторлар өчен уңай шартлар булдыру һәм административ киртәләрне киметү өстендә эшне дәвам итәбез. Бу республикада инвестицион мохитне яхшыртырга һәм безнең халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Сораштыруда әлеге хезмәтләрне агымдагы елның икенче кварталында алган компанияләр катнашты. Сораштыру барышында респондентлар инвесторларга дәүләт ярдәме чараларын белүгә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Мәгълүмат алуның тизлеген һәм үтемлелеген, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты белән канәгать булу дәрәҗәсен бәяләделәр.
Әйтик, төзелешкә рөхсәт бирү тизлегеннән, шулай ук хезмәт күрсәтү турындагы мәгълүматның тулылыгын һәм үтемлелеген респондентлар биш баллы шкала буенча «биш» кә, объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфатын 4,6 баллга бәяләделәр.
Исегезгә төшерәбез, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча респондентларның төп теләге — Русия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталының өзлексез эшләвен тәэмин итү.

 
Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас