+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
25 июль 2022, 07:05
Мишкә районында — яңа эш урыннары
Башкортстанда бизнеска кирпеч заводы төзелешенә инвестиция кертергә тәкъдим итәләр.
Мишкә районында — яңа эш урыннары
Мишкә районында кирпеч җитештерү буенча предприятие төзүнең яңа бизнес-тәкъдиме Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясенең проект менеджерлары тарафыннан эшләнгән. Инвестиция проектының бюджеты 155 миллион сум тәшкил итә, 74 яңа эш урыны булдыру күздә тотыла.
— Мишкә районы төзелеш материаллары: балчык, ком, агроруда запасларына бай, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. – Биредә предприятие төзү эчке базарга юнәлтелгән төзелеш материалларын җитештерү структурасын камилләштерергә, республиканың җитештерү комплексының кадрлар потенциалын, төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә тармакның өлешен һәм бюджет системасына түләүләр күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бизнес-тәкъдимнең финанс күрсәткечләреннән тыш, тәкъдим ителгән дәүләт ярдәме чаралары да бар. Мәсәлән, инвестор Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә инвестицион проектны кертүне, салым ташламаларын һәм алыш-биреш үткәрми генә җир кишәрлеген арендага бирүне күздә тота алачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге бизнес-тәкъдимнәрне гамәлгә ашырганда инвестор Үсеш корпорациясе ягыннан да ярдәм белән тәэмин ителәчәк. Персональ проект менеджеры инвесторның профильле ведомстволар һәм муниципаль район җитәкчелеге белән хезмәттәшлеге, инвестпроектны өстенлекле исемлегенә кертү өчен документлар әзерләү һәм тапшыру өлешендә ярдәм итәчәк.
Әлеге һәм башка бизнес-тәкъдимнәр белән сайтында "Бизнес-кейсы" бүлегендә танышырга мөмкин:
https://kr-rb.ru/investoru/keisy/
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"