+21 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
26 Июля 2022, 14:27
Агыйдел шәһәрендә хәлләр ничек?
Бүген, 26 июльдә, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәтенең Агыйдел шәһәренең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча күчмә утырышын үткәрде.
Агыйдел шәһәрендә хәлләр ничек?
Үз чыгышында Премьер-министр Агыйделнең үсеш һәм киләчәк перспективаларын билгеләү мәсьәләсенең Башкортстан Башлыгы һәм республика Хөкүмәте контролендә торуын билгеләп үтте.
- Әле 2019 елда ук шәһәр округын үстерү буенча ведомствоара эшче төркем төзелде. Тиешле юл картасы формалаштырылган, ул кайбер инфраструктура проектларын эшләүне күздә тота. Шуңа күрә Хөкүмәтнең бүгенге утырышы максатларының берсе - билгеләнгән инициативаларның ничек тормышка ашырылуын аңлау һәм Агыйделнең алга таба үсеш векторларын билгеләү, - диде Андрей Назаров.
Беренче чиратта хәл итүне таләп итә торган төп мәсьәләләр арасында Премьер-министр шәһәрдә халык саны кимүне, эш урыннары җитмәүне, торак тапшыру темпларының җитәрлек булмавын билгеләде.
- Килеп туган хәлнең бер сәбәбе – эш урыннары җитмәү. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны әлегә кадәр артмаганлыктан да хәл кискенләшә. Бу юнәлештә бергәләп эшләячәкбез. Чагыштырмача уңай эшләр дә бар. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр 106,9 миллион сум тәшкил итте. Бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 4,3 тапкыр күбрәк, - дип хәбәр итте Андрей Назаров.
Тулырак түбәндәге сылтама аша кереп укый аласыз:
https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56752
Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"