Утырышның бер темасы Агыйдел шәһәренең урындагы бюджетының керем базасы булды.
- Беренче яртыеллыкта шәһәр бюджетының керемнәре 235 миллион сумнан аз гына артык тәшкил итте. Төп күләме - 171 миллион сумнан артык кире кайтарылмый торган керемнәр. Шуңа бәйле рәвештә, салым һәм салым булмаган керемнәргә 64 миллион сумга якын туры килә. Аларның үсеш темпы - 136,9 процент. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Әмма, шул ук вакытта, салым керемнәре буенча чиста темп 96,2 процент тәшкил итте, - дип хәбәр итте Премьер-министр.
Шулай итеп, ул керем алу потенциалын арттыру буенча эшне активлаштыру мәсьәләсенең актуальлеген ассызыклады.
Финанс министры Лира Игътисамова хәбәр иткәнчә, төбәк финанслары тарафыннан үткәрелә торган республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары рейтингында Агыйдел шәһәре урындагы бюджетлар кеременең 7 күрсәткече буенча 2021 елда шәһәр округлары арасында 1нче урынны алды, агымдагы елның 3 ае нәтиҗәләре буенча – 6нчы урында.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте