- Узган ел нәтиҗәләре буенча үзләре җитештергән һәм төяп җибәргән товарлар, үз көчләре белән башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 258,6 миллион сум тәшкил итте, бу 2020 елга карата 9,3 процент үсеш белән. Әлбәттә, Агыйделнең сәнәгать үсеше буенча гади генә карар юк. Бу - күп юнәлешләр буенча эшләүне таләп итә торган комплекслы мәсьәлә, шул исәптән эшкуарлыкка ярдәм итү, эре сәнәгать корпорацияләре һәм үсеш институтлары белән хезмәттәшлек итү, логистика һәм кирәкле инфраструктура формалаштыру, - диде Андрей Назаров.
Үз чыгышында республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры вазыйфасын башкаручы Тимур Герасимов килеп туган хәлдән чыгуның билгеләнгән юллары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Агыйдел шәһәренең социаль-икътисади үсеше максатларында 2020 елда ведомство тарафыннан тиешле «Юл картасы» эшләнгән, ул 2021 елда актуальләштерелгән.
«Юл картасы» пунктларының берсен тормышка ашыру нигезендә инвесторның индустриаль паркы җәлеп ителде. Ваклап сату базарында конкурс нәтиҗәләре буенча Агыйдел шәһәре территориясендә ике кояш электростанциясе төзү хокукын «Курай Солар» җәмгыяте алды.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте