- Һәр муниципалитетта диярлек бизнес вәкилләренә ярдәм итәргә әзер булган җәмәгать ярдәмчеләре билгеләнде. Аларның төп бурычлары - урыннарда эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне җәмәгать контроле, әлеге мәсьәләләр буенча эшләр торышы турында Вәкилгә даими рәвештә хәбәр итү, эшкуарларны хокукый һәм икътисади яктан укыту, эшкуарлык культурасын һәм этика дәрәҗәсен күтәрү, - дип шәрехләде Флүр Әсәдуллин.
Киңәшмәдә катнашучылар беренче яртыеллыкта Вәкаләтле вәкил институты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алышты. Бизнес-омбудсмен билгеләп үткәнчә, хисап чорында аның адресына төрле өлкәләрдәге эшкуарлардан 162 мөрәҗәгать килгән. Гаепле чиновникларны җаваплылыкка тарттыру турында 43 үтенеч җибәрелгән.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте