+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 июль 2022, 14:28

Гомумдәүләт проекты ярдәмгә килә

Башкортстанда «СН-продукт» оешмасы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга кушылды. Тиешле килешүгә Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов кул куйды.

Гомумдәүләт проекты ярдәмгә киләГомумдәүләт проекты ярдәмгә килә
Гомумдәүләт проекты ярдәмгә килә
Җаваплылыгы чикләнгән «СН-продукт» җәмгыяте «Свое-Наше» һәм «По-деревенски» сәүдә маркасы астында сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Анда 110 хезмәткәр эшли.

Сөт эшкәртү заводы Благовар районында 2010 елда сөт кабул итү пунктының сепаратор бүлеге базасында барлыкка килде. Бүген анда 40тан артык төрдәге әзер продукция җитештерелә, алар арасында сөт, кефир, каймак, эремчек, май, йогурт, ряженка, катык һәм башкалар бар.

- Шулай итеп, бүген Башкортстанның 138 предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында сакчыл җитештерү инструментларын кертә. Аларның 5е сөт һәм әче сөт продукциясе җитештерүчеләр булып тора. Яңа катнашучыны якын арада сакчыл җитештерү инструментларына өйрәтәчәкләр. Ахыр чиктә, мондый технологияләрне гамәлгә кертү күбрәк продукция җитештерергә мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта эшче көчләрне, матди ресурсларны, җитештерү куәтләрен һәм мәйданнарын азрак файдаланачак, — диде Рөстәм Моратов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас