Премьер-министр билгеләп үткәнчә, кулланучылар базарының үсеш дәрәҗәсе теләсә кайсы территориянең икътисади һәм социаль иминлеге индикаторы булып тора һәм Агыйдел дә искәрмә түгел.
– Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада ваклап сату әйләнеше беренче тапкыр триллион сумнан артып китте (үсеш +3,5 процент). Аларның 1,7 миллиард сумы гына Агыйделгә туры килгән, ягъни республиканың гомум товар әйләнешенең 0,2 проценты. Ваклап сату товар әйләнеше дәрәҗәсе буенча шәһәр республиканың барлык муниципаль берәмлекләре арасында 39нчы урында тора. Монда эшләргә кирәк. Кулланучылар өчен уңайлы мохит булдырырга һәм урындагы товар җитештерүчеләр өчен сату каналларын киңәйтергә кирәк. Шулай ук Агыйделдә сәүдә өлкәсенең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру мөһим, - диде Андрей Назаров.
Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев үз докладында билгеләп үткәнчә, Агыйдел шәһәренең кулланучылар базарын үстерү өлкәсендә 2021 ел нәтиҗәләре буенча уңай динамика күзәтелә. Ваклап сату товар әйләнеше үсеше 9 процент дәрәҗәсендә теркәлгән, бу республика буенча уртача күрсәткечтән югары.
.
- 1 июльгә Агыйделдә куллану базарының 156 объекты эшли. Бу - 105 сәүдә объекты, 10 җәмәгать туклануы предприятиесе һәм 41ләп көнкүреш хезмәте күрсәтү объекты. Стационар сәүдә объектлары белән минималь тәэмин ителеш нормативы (413 кв. м) үтәлә, - дип хәбәр итте Алексей Гусев.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте