+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 июль 2022, 04:18

«Агыйдел» елга порты реконструкцияләнәчәк

Кичә, 26 июльдә, Агыйдел шәһәрендә узган күчмә утырышта «Агыйдел» йөкләр ташу елга порты проектын гамәлгә ашыру, аның үсеш перспективалары, шулай ук Агыйдел – Нефтекама тимер юл тармагын реконструкцияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Агыйдел» елга порты реконструкцияләнәчәк«Агыйдел» елга порты реконструкцияләнәчәк
«Агыйдел» елга порты реконструкцияләнәчәк
Андрей Назаров искәртеп узганча, үз вакытында төзелә торган Башкорт АЭСының төзелеш материалларына һәм җиһазларына, бигрәк тә зур габаритлы җиһазларга ихтыяҗын тәэмин итү өчен шәһәрдә уникаль транспорт инфраструктурасы булдыру турында карар кабул ителгән.

– «Агыйдел» елга порт комплексы 10 мең тоннага кадәр сыйдырышлы «елга-диңгез» судноларын кабул итә ала. Бүген ул, кызганычка каршы, иске хәлдә. Шул ук вакытта бу мөһим стратегик объект, асылда, республиканың биш диңгезгә – Каспий, Кара, Ак, Балтыйк һәм Азов диңгезләренә чыгуны ачучы капкасы. Хәзерге геосәяси шартларда, мондый логистик проектны реанимацияләү республиканың экспорт-импорт өстенлекләрен формалаштыра, - дип ассызыклады Хөкүмәт Премьер-министры.

Андрей Назаров Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы белән берлектә «Агыйдел» елга портын торгызуга техник-икътисади нигезләмә эшләүне һәм Финанс министрлыгы белән берлектә билгеләнгән эшләрне финанслау чыганакларын эшләп бетерергә кушты.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас