+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 июль 2022, 08:58

Интерактив такталар Туймазыда җитештерелә!

Башкортстанның Үсеш корпорациясе Proptimax компаниясе проектын озата баруга кереште, бу - Русиядә Мәгариф һәм бизнес өчен интерактив такталар һәм җиһазлар җитештерүче беренче компания.

Интерактив такталар Туймазыда җитештерелә!Интерактив такталар Туймазыда җитештерелә!
Интерактив такталар Туймазыда җитештерелә!
Ул - үз эшчәнлеген Туймазы районы территориясендә алып бара, шул исәптән импортны алыштыру программасы буенча, илдә СТ-1 сертификаты булган интерактив такталар җитештерүче, шулай ук Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитештерүчеләре һәм Радиоэлектрон сәнәгать реестрларында булган бердәнбер предприятие.

- Proptimax компаниясе - безнең өчен бик кызыклы эшлекле партнер. Алар җитештергән интерактив такталарны Русиянең барлык мәктәпләрендә дә күрергә мөмкин. Моннан тыш, җитештерелгән продукция дөньяның 15 иленә озатыла, - дип хәбәр итте Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Proptimax катлаулы сенсор панельләре җитештерү буенча проектны тормышка ашыруны планлаштыра. Моның өчен яңа югары технологияле җиһазлар сатып алырга кирәк.

- Безгә компания вәкилләре үз бизнесларын киңәйтү өчен дәүләт ярдәме чараларын һәм мәйданчыкларны эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Безнең белгечләр кыска вакыт эчендә хезмәттәшләренә Proptimax таләпләренә туры килә торган карарларның берничә вариантын тәкъдим итәчәк, - диде Наил Габбасов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас