- Быел семинар-киңәшмәдә Русия Федерациясенең 34 төбәгеннән делегатлар катнашачак. Чараның пленар утырышының төп спикеры - Русия Федерациясе финанс министры урынбасары Алексей Лавров. Семинар эшендә, шулай ук, халыкны социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, физик культура һәм спорт, дәүләт финанслары белән идарә итү өлкәсендә федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмалар вәкилләре катнашачак, - дип билгеләп үтте Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова.
Экспертлар ике көн дәвамында 2021 елда «Социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтүгә дәүләт (муниципаль) социаль заказы турында»гы Законны гамәлгә ашыру турында фикер алышачак, шулай ук уңышлы төбәк тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм социаль заказ механизмын үстерүнең мөмкин булган юлларын билгеләячәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте