+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 июль 2022, 14:00

Булдыклылар эшкуарлыкка тотына

Башкортстанда былтыр тиз үсә торган бизнес белән шөгыльләнүчеләр саны биш процентка арткан.

Булдыклылар эшкуарлыкка тотынаБулдыклылар эшкуарлыкка тотына
Булдыклылар эшкуарлыкка тотына
Былтыр республиканың кече һем урта эшкуарлык субъектлары арасындагы компанияләр саны 1784 берәмлек тәшкил итте, бу 2020 елдагыдан 4,5 процентка күбрәк. Мондый бизнесларны эшлекле мохиттә тиз үсә торган яки «газельләр»дип атыйлар.

– Тиз үсә торган компанияләргә ел саен мониторинг төбәкнең кече һәм урта эшкуарлык субъектларының үсеш динамикасын бәяләргә, шулай ук аларның икътисадый үсеш структурасына анализ ясарга һәм идарәче карарлар кабул итү өчен интенсификацияләү факторларын ачыкларга, шулай ук эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә, – диде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

58,5 проценттан артыгы – микрокомпанияләргә, 37,6 проценты – кече, калганнары урта предприятиеләргә туры килә. Аларның структурасын анализлау күрсәткәнчә,аларның 70 проценттан артыгы – 10 елдан артык булмаган бизнеслар, шул исәптән 36 процентка якыны 5 елдан кимрәк.
Тармак структурасында торак һәм торак булмаган биналар төзүне (203 берәмлек), автомобиль йөк транспорты эшчәнлеге (50 берәмлек), сак хезмәтләре эшчәнлеге (42 берәмлек), электромонтаж эшләре җитештерү (42 берәмлек), стоматология практикасы (38 берәмлек), күпләп сату (38 берәмлек), шулай ук рестораннар һәм туклану продуктларын китерү буенча хезмәтләр (35 берәмлек) компанияләре өстенлек итә.

Тиз үсүче компанияләрнең 60 проценттан артыгы Уфа шәһәре территориясендә теркәлгән, тагын 20 проценты – 7 муниципаль берәмлек территориясендә (Стәрлетамак , Нефтекама, Октябрьский, Туймазы, Салават шәһәрләрендә, Уфа районында).

 
 
Фото: ufa.rbc.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас