

Килешү сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерүгә, шул исәптән җитештерү-техник тәгаенләнештәге продукция һәм халык кулланышы товарлары белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Документ шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә хезмәттәшлекне күздә тота. Сүз чимал һәм азык-төлек, авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү, үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу турында бара. Моннан тыш, төбәкләр сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.
- Безгә калмык туганнар белән эшләү кызык. Тормыш үзе безне яңа партнерлар эзләргә, туризмда, авыл хуҗалыгында, фәндә, логистикада яңа үсеш нокталары эзләргә этәрә. Калмыкстанның территориаль мөмкинлекләреннән дә файдалану мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без шулай ук Уфадан Элистага авиарейслар оештыру өстендә эшләячәкбез. Бу безнең халыкларны якынайта.
Калмыкстан Башлыгы төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекнең югары потенциалын билгеләп үтте.
– Безнең республикаларда яшәүчеләр инде күптәннән бер-берсен белә, аралаша, Русия һәм халыкара чараларда очраша. Аралашу нокталары бик күп. Авиаэлемтә турында сөйләсәк, аны һичшиксез оештырырга кирәк. Моның өчен бездә барлык инструментлар да бар, – диде Бату Хасиков. - Без дә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Башкортстанның актив үсеш алуын күрәбез. Шуңа да хезмәттәшлек итәчәкбез.