+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 Августа 2022, 17:10

Иран белән хезмәттәшлек киңәя

Радий Хәбиров Иранның Русиядәге Илчесе Казем Җәлил белән очрашты.

Иран белән хезмәттәшлек киңәяИран белән хезмәттәшлек киңәя
Иран белән хезмәттәшлек киңәя
1 августта Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иран Ислам Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казем Җәлил белән очрашты. Әңгәмәдә шулай ук Калмыкстан Башлыгы Бату Хасиков катнашты. Яклар хезмәттәшлекне киңәйтү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

- 21 апрельдә Мәскәүдә без Сезнең һәм Иранның фән һәм технологияләр буенча вице-президенты Саттари әфәнде белән очраштык, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Русия төбәкләре Иран белән фәнни-техник һәм сәүдә-икътисади хезмәттәшлек итәргә тели. Көз без бизнес-миссиябезне Тегеранга җибәрергә планлаштырабыз. Русия һәм Иран халыклары файдасына ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү, дуслык өчен менә дигән вакыт җитте дип саныйм.

Иран Ислам Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Башкортстан җитәкчелегенә очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде.

– Без Русия төбәкләренә барабыз, Калмыкстанда булдык, Мәскәүдә даими очрашулар уздырабыз. Монда, Башкортстанда, яхшы мөгамәлә, ачык йөзле һәм кунакчыл булуларын күрәбез, - диде Казем Җәлил. – Русия белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләр товар әйләнешен үстерүнең һәм үсешенең яңа фазасына керә. Бүген һәм иртәгә безнең делегация Башкортстанның кайбер агросәнәгать һәм агач эшкәртү предприятиеләрендә булачак. Ышанам ки, сезнең республика белән сәүдә мөнәсәбәтләре потенциалы бетмәгән, ә безнең очрашу ике яклы элемтәләрне уңышлы үстерү өчен этәргеч булачак.

 
 
Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас