+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 август 2022, 09:40

Тәмамланмаган төзелеш объектлары саны кимергә тиеш

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров муниципаль дәрәҗәдә тәмамланмаган төзелеш күләмен киметү максатында күрелә торган чаралар турында киңәшмә үткәрде.

Тәмамланмаган төзелеш объектлары саны кимергә тиешТәмамланмаган төзелеш объектлары саны кимергә тиеш
Тәмамланмаган төзелеш объектлары саны кимергә тиеш
- Төгәлләнмәгән төзелеш күләмнәренең кимүе Башкортстан Хөкүмәте эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Июльдә Русия Хисап палатасы мониторингы күрсәткечләре алынды. Үткән ел йомгаклары буенча Башкортстан төгәлләнмәгән төзелеш объектлары саны буенча төбәкләр рейтингында 9нчы урынны саклап калды, 2019 елда без 83нче урында идек. Нәтиҗә сизелерлек яхшырды. Беренче яртыеллыкта 1,4 млрд. сумлык 191 объект НЗС реестрыннан төшереп калдырылган. Аларның 65е төбәк дәрәҗәсендә, 126сы муниципаль дәрәҗәдә, — диде Андрей Назаров.

Премьер-министр сүзләренчә, Стәрлетамак районында 36 объектның 20се НЗС (тәмамланмаган төзелеш) реестрыннан төшереп калдырылган, Дүртөйле районында -12 объект, Уфада - 25 объекттан 11 объект, Салаватта 38 объекттан 12 объект төшереп калдырылган.
1 июльгә муниципаль берәмлекләрдә 20,8 млрд. сумлык 605 НЗС объекты исәпләнә.

— Тәмамланмаган төзелеш объектларын этаплап киметү планнарын раслау республиканың барлык муниципаль берәмлекләре тарафыннан тәэмин ителгән, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Барлык килеп туган мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм ведомствоара хезмәттәшлек оператив тәртиптә алып барыла, - диде вице-премьер Рөстәм Моратов.

Мәсьәлә буенча фикер алышуга йомгак ясап, Андрей Назаров тәмамланмаган төзелеш объектларының күләмнәрен һәм санын этаплап киметү планына төзәтмәләр кертергә, Уфа хакимиятенә шәһәрдә төзелеп бетмәгән төзелеш объектларын баланска кую процедурасын тәмамларга кушты.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас