+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 Августа 2022, 09:40

"Тигран" резидентлар исемлегенә кертелде

Башкортстанда ТОСЭРның яңа резиденты әче сөт эчемлекләрен җитештерү һәм бүлү линиясен эшләтеп җибәрәчәк.

"Тигран" резидентлар исемлегенә кертелде"Тигран" резидентлар исемлегенә кертелде
"Тигран" резидентлар исемлегенә кертелде
Русия Икътисади үсеш министрлыгы «Тигран» предприятиесен Башкортстанның «Бәләбәй» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары реестрына кертте. Компания әче сөт эчемлекләре җитештерү һәм бүлү линиясен булдыруга 6,4 млн. сум инвестицияләргә ниятли. Бу хакта Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов белдерде.

Компания әлеге проектны 2022-24 еллар дәвамында тормышка ашырырга планлаштыра. Производствода 20 эш урыны булдырылачак. Җитештерелә торган продукциянең төп өлеше Бәләбәйнең ваклап сату сәүдә челтәрләрендә сатылачак. Моннан тыш, балалар һәм дәвалау учреждениеләренә дә җибәреләчәк.

- Башкортстан Хөкүмәте яңа производстволар булдыру өчен уңай шартлар тудыра. Резидентлар өчен җир участоклары, кирәкле инфраструктура, транспорт үтемлелеге һәм махсус салым режимы белән тәэмин ителгән җитештерү биналары бар. Хәзер ТОСЭР резиденты статусына 121 компания ия. Инвесторлар төбәк икътисадына 6 млрд. сумнан артык инвестиция керткән һәм 4,5 мең яңа эш урыны булдырган, - дип хәбәр итте Рөстәм Моратов.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас