

"Быел бу культура 302,9 мең гектар мәйданда чәчелде, бу 2021 елдагыга караганда, 14 процентка күбрәк. 350-360 мең тонна җыеп алырга планлаштырабыз.
Бездә үсемлек мае җитештерү дә җайга салынган: Башкортстанда ике завод эшли. Аларның куәте тәүлегенә 2,5 мең тонна көнбагыш орлыгын эшкәртергә мөмкинлек бирә.
Гомумән алганда, безнең предприятиеләр елына 320 мең тоннадан артык май җитештерә, бу безнең республика халкының ихтыяҗыннан 6 тапкыр күбрәк.
Май белән үзебезне дә, башка төбәкләрне дә тәэмин итәчәкбез".