Аны Русия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илче Казем Джалали җитәкли.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Башкортстан-Иран элемтәләре сыйфатлы яңа дәрәҗәгә чыкты.
- Май аенда безнең делегация Тегеранда Iran Oil Show 2022 нефть-газ күргәзмәсендә катнашты. Без киләсе күргәзмәдә Башкортстанның нефть сәнәгате предприятиеләре стендын тәкъдим итү мөмкинлеген карыйбыз, - диде Радий Хәбиров. - Иран вәкилләре безнең республикада булып, Уфада эшлекле очрашулар уздырдык инде. Без Уфа белән Тегеран арасында турыдан-туры авиаочыш оештыруны карыйбыз. Безнең товар әйләнеше турында сөйләсәк, узган елда ул сизелерлек арткан һәм 121 млн. доллар тәшкил иткән. Хезмәттәшлекне киңәйтүнең беренче адымы - аны 500 млн. долларга кадәр арттыру. Икътисадтан тыш, без фәнни-техник, мәдәни һәм социаль өлкәләрдә дә мөнәсәбәтләрне үстерергә әзер. Республика вузларында Иран студентлары укый инде. Болар - булачак табиблар һәм укытучылар.
Республика җитәкчесе, Башкортстан-Иран элемтәләренең күптәнге тарихы бар һәм вакыт белән сыналган, дип өстәде. Башкортстанда туып-үскән Кәрим Хәкимов (аны «Кызыл паша» дип атаганнар) Русия дипломатиясе тарихына якты сәхифә язган. Йөз ел элек ул Иранның Мешхеде һәм Реште шәһәрләрендә Совет Русиясе консулы булган, үзара дуслыкны ныгыту өчен күп эш башкарган.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, көзен Башкортстанның рәсми һәм эшлекле делегациясенең Иранга сәфәре планлаштырыла.
Иранның Русиядәге Илчесе Казем Джалали ассызыклаганча, Башкортстан - Русиянең иң алга киткән һәм зур төбәкләренең берсе.
- Республиканың төп байлыгы - аның кунакчыл һәм ярдәмчел халкы. Башкортстанның табигате һәм истәлекле урыннары күзлегеннән караганда, бик матур төбәк. Сезнең сәнәгать көчле. Бүген Русия белән Иранның хезмәттәшлеге «алтын» чорында тора. Без бу мөнәсәбәтләр төбәкара дәрәҗәгә күчәр дип өметләнәбез. Башкортстанның мондый хезмәттәшлек өчен потенциалы һәм мөмкинлекләре зур, - диде Казем Джалали.
Ул шулай ук Башкортстан делегациясенең Иранга визиты уңышлы булсын өчен бөтен көчен куячагын билгеләп үтте.
Илчелек, шулай ук, арадашчылардан башка эшли алсын өчен, Башкортстан предприятиеләре белән Иран дәүләт компанияләре арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыруга ярдәм итәргә әзер. Ислам Республикасы Башкортстаннан ашлык һәм көнбагыш мае сатып алу белән кызыксына, нефть һәм газ сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәкнең икътисади потенциалы турында сөйләде. Республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 4,6 млрд. доллар тәшкил итә. Башкортстан уңайлы урнашкан һәм Европа белән Азия арасында транспорт хабы булып тора.
Аерым алганда, республика Иранга «Агыйдел» йөк порты аша Агыйдел, Кама, Идел һәм аннан Каспий диңгезе аша ашлык озата ала. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 2019 елда республика ашлыкны Иранга 3 мең тонна сыйдырышлы судноларда җибәргән иде инде.
Премьер-министр Иран партнерларын Агыйдел шәһәрендә логистик үзәк төзелешендә катнашырга чакырды. Биредә ел саен 4,3 млн. тоннага кадәр йөк ташу мөмкинлеге бар. Иранның Русиядәге Илчесе билгеләп үткәнчә, Ислам Республикасы бизнесы мондый үзәкне төзү белән кызыксына.