+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 Августа 2022, 07:20

Эшлекле элемтәләр җайга салына

Иран Ислам Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казем Джалали илнең Башкортстаннан агач, көнбагыш мае һәм нефть-газ җиһазлары сатып алуын арттыруда кызыксынуын билгеләп үтте.

Эшлекле элемтәләр җайга салынаЭшлекле элемтәләр җайга салына
Эшлекле элемтәләр җайга салына
Бу хакта Иран Ислам Республикасы делегациясенең Башкортстан Республикасына визиты барышында билгеле булды.

Сәфәр сәнәгать кооперациясе һәм хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча фикер алышу өчен, республиканың эшлекле даирәләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрү максатыннан, Башкортстан Республикасының Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан оештырылды.

- Башкортстан белән Иран арасындагы хезмәттәшлек яхшы оештырылган. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Иран Ислам Республикасы Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә 10нчы урында тора. Эшкуарлар өчен төп проблема ә турыдан-туры коммуникацияләр урнаштыруда кыенлыклар. Республиканың күп кенә компанияләре Иран белән турыдан-туры түгел, арадашчылар аша хезмәттәшлек итә. Иран бизнесы белән туры элемтәләрне җайга салу мөһим, - дип ассызыклады Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Илче ассызыклаганча, Русия Федерациясе һәм Иран Ислам Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр яңа фазага керә. Делегацияләр белән алмашу югары дәрәҗәдә узды, хәзер аерым төбәкләр белән хезмәттәшлек үсә.

– Безнең мөнәсәбәтләр тарихында кайчандыр хәзерге чорга охшаган чор булды дип уйламыйм. Чынлыкта, бүген ике яклы элемтәләрне үстерү өчен алтын мөмкинлекләр бар, - дип билгеләп үтте Казем Джалали

Иранның Русиядәге дипломатик миссиясе җитәкчесе уртак транспорт, финанс һәм таможня инфраструктурасын үстерү перспективалары турында сөйләде.

Очрашу барышында төбәк предприятиеләре җитәкчеләре Иран партнерларын үз предприятиеләре белән таныштырды һәм актуаль сораулар бирде.

Аерым алганда, «Кроношпан Башкортстан»ның генеральный директоры Ардашер Корбаншо компания продукциясен Иран базарына чыгару белән кызыксынуын белдерде. Ул ассызыклаганча, компания өчен партнер - Иранның Мәскәүдәге сәүдә вәкиле булу мөһим.

«Агроэкспорт» директоры Сергей Нефедов Иран белән хезмәттәшлек итә инде. Агымдагы елда 9 мең тонна продукция төяп озатылган. Кызганычка каршы, китерү эшләре башка илләрдәге арадашчылар аша алып барыла. Компания җитәкчесе сүзләренә караганда, бу күләм 30 мең тоннага кадәр артырга мөмкин.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Иран ягы Башкортстан компанияләренең Иран компанияләре белән турыдан-туры эшлекле элемтәләрен урнаштыруда ярдәм итәчәк, дип ышандырды.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас