+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 август , 18:45

Партия Донбасска ярдәм итә

Донбасска җибәрелгән гуманитар ярдәмнең 60 проценты «Бердәм Русия»нең төбәк бүлекчәләре тарафыннан җыелган.

Партия Донбасска ярдәм итә
Партия Донбасска ярдәм итә

Оборона министрлыгы тарафыннан ярдәмне исәпкә алмыйча, Донбасска һәм азат ителгән территорияләргә партия 12 мең тоннадан артык йөк озаткан. Шул исәптән Башкортстан бүгенге көндә 1416 тонна гомум авырлыктагы гумконвой җибәргән.

"Донбасста махсус операция башланганнан бирле безнең республика халкы актив ярдәм итте һәм гуманитар ярдәм җыйды. Җыюда Башкортстанның битараф булмаган барлык кешеләре һәм «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлекчәсе: барлык дәрәҗәдәге депутатлар, сенаторлар, бизнесменнар, җәмәгать оешмалары, хәйриячеләр, меценатлар, пенсионерлар катнашты. Йөкне сортларга аеру һәм озатуда волонтерлар ярдәм итте. Бүгенге көнгә республика гомум авырлыгы 1416 тонна булган 19 гумконвой озатты, - дип сөйләде «Бердәм Русия» партиясенең «Безнең хәстәрлек» волонтерлык штабы координаторы Раил Әдиятуллин. - Гуманитар ярдәмгә азык-төлек продуктлары, медикаментлар, төзелеш материаллары, дәреслекләр һәм канцтоварлар керде. Шулай ук, Башкортстан Петровский исемендәге мәктәпне тергезергә ярдәм итә. Без анда төзелеш материаллары белән алты гумколонна җибәрдек инде".

Донбасста һәм азат ителгән территорияләрдә «Бердәм Русия»нең 37 гуманитар үзәге эшли, диде «Бердәм Русия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак партиянең Югары советы бюросы утырышында. Бу үзәкләрдә 400 меңнән артык кеше ярдәм алды. Моннан тыш, 420дән артык медик гражданнарга һәм хәрбиләргә ярдәм күрсәтә, шулай ук партиянең гуманитар үзәкләрендәге медкабинетларда эшли.

Балаларның ялын оештыруга аерым игътибар бирелә: Луганск, Купянск, Старобельск, Алчевск шәһәрләрендә балалар үзәкләре ачылды. Аларда волонтер-вожатыйлар спорт һәм иҗади дәресләр оештыралар. Моннан тыш, Донбасста партия ярдәме белән 1 сентябрьгә кимендә өч кадет корпусы ачылачак, анда ятим балалар да укый алачак. Шулай ук «Бердәм Русия» һәм Мәгариф министрлыгы «Китаплар – Донбасска» акциясе кысаларында 150 меңнән артык китап җыйган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в