Башкортстанда Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшкуарларга дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлеген арендага алу хокукын тәкъдим итте. Җир Калтасы районында урнашкан һәм анда юл буе сервисы объекты төзү өчен билгеләнгән.
– Участок торак пункт җирләре категориясенә керә, рөхсәт ителгән файдалану төре – юл буе сервисы, – дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Гыйззәтуллин. - Шулай итеп, теләгән һәр эшкуар, үз бизнес-проектын тормышка ашыру өчен, әлеге участокны арендалау хокукын алуга аукционда катнаша ала.
Җир участогының мәйданы 1 мең квадрат метрдан артык. Әлеге объект Олы Кәлтәй авылында урнашкан. Участокның кадастр номеры: 02: 29:090601:474. Аукционда катнашу өчен гаризаны torgi.gov.ru порталында бирергә мөмкин.
Фото: pravitelstvorb.ru