Бу хакта Башкортстан ЦУРында Уфа бизнес-шерифы Дамир Галиуллин сөйләде.
Кем ул бизнес-шериф? Ул эшкуарның власть белән хезмәттәшлеген җайга салырга ярдәм итә, эшкуарларның мөрәҗәгатьләрен кабул итә һәм муниципаль дәрәҗәдә бизнес мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә.
Бизнес-шерифлар Башкортстанның һәр районында һәм шәһәрендә бар. Башкортстан Республикасында бизнес-шерифтан түбәндәгеләрне сорашырга була: - бизнес өчен кирәкле мәйданчык сайлау; - бизнеска дәүләт ярдәме чаралары; - бизнесны үстерү вариантлары; - тышкы базарларга чыгу ысуллары һәм башка файдалы мәгълүмат. Һәр пәнҗешәмбе һәр муниципалитетта эшкуарлык сәгатьләре уза.
Аларда хакимият вәкилләре, шул исәптән бизнес-шерифлар, шулай ук эшкуар мөрәҗәгате буенча конкрет мәсьәләләрне хәл итә ала торган хакимият органнары вәкилләре катнаша. Бу инженерлык коммуникацияләрен үткәрү, конкурсларга документлар пакеты әзерләү һ.б. булырга мөмкин. Уфа хакимиятендә эшкуарлык сәгатенә түбәндәге сылтама буенча гариза бирергә була: https://invest.ufacity.info/predprinimat