+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 август , 21:15

Воскресенскида борынгы завод төзекләндерелә

2 августта Мәләвез районына эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Воскресенский авылының «Арт-центр Воскресенский заводы» җәмәгать киңлеген төзекләндерү барышы белән танышты.

Воскресенскида борынгы завод төзекләндерелә
Воскресенскида борынгы завод төзекләндерелә

2020 елда бу проект кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды һәм 65 млн сум күләмендә федераль субсидия алды.

Уралдагы борынгы бакыр эретү заводы бинасы тирәсендәге территорияне үзгәртү концепциясен Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты, Мәскәү урбанистика үзәге, Воскресенский авыл Советы хакимияте белгечләре авыл халкы белән берлектә әзерләделәр.

Завод каршында чиркәү янында купель реконструкцияләнде, киенү-чишенү бүлмәләре өчен навес төзелде. Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Алмаз Фәтхуллин аңлатканча, төзекләндерүнең беренче этабында мәйданчыкны тигезләделәр, җәяүлеләр өчен юллар салдылар, яктырту һәм видеокүзәтү системалары монтажланды, сәхнә комплексы һәм амфитеатр төзелде.

Моннан тыш, территориядә инфоцентр һәм ике сәүдә павильоны төзелгән, анда 12 һөнәрче урнаша ала. Киләчәктә балалар мәйданчыгын төзекләндерү һәм территорияне яшелләндерү – агачлар, куаклар, чәчәкләр утырту планлаштырыла. Икенче этап буа янындагы мәйданчыкны һәм җир өемен төзекләндерүне күздә тота. Бу территориядә кемпинг һәм глэмпинг төзү мөмкинлеге карала.

Башкортстан Башлыгы эш темпын тизләтергә һәм завод территориясен төзекләндерүнең беренче этабын 2022 елның 1 октябренә тәмамларга кушты. Радий Хәбиров Воскресенский бакыр эретү заводы – Көньяк Уралдагы беренче металлургия комплексының сакланып калган бинасын да карады. Аны 1745 елда сәүдәгәр Иван Твердышев төзи. Воскресенский заводы 1902 елга кадәр эшли. Бу вакыт эчендә анда 27,7 мең тонна бакыр җыелган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в