

Башкортстанда өч йөзгә якын өстенлекле инвестиция проекты тормышка ашырыла. Алар буенча инвестицияләрнең гомум күләме 881 миллиард сумнан артып китә һәм, исәпләүләр күрсәтүенчә, аларны гамәлгә кую республикада 4,6 меңнән артык яңа эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” форматындагы тематик киңәшмә үткәрде, анда бизнес белән эшне камилләштерү чаралары турында фикер алыштылар, шулай ук республиканың Инвестицияләр комитеты тарафыннан элек хупланган проектларны тормышка ашыру барышын тикшерделәр.
Республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов инвестиция стандартын гамәлгә кертү турында сөйләде. Бу стандарт – инвестиция комитеты, Үсеш корпорациясе эшчәнлеген берләштереп, инвестиция проектларына ярдәм итә торган яңа система. Ул шулай ук инвестиция декларациясе, инвестиция картасы һәм инвестиция кагыйдәләре җыелмасын үз эченә ала.
Әйтергә кирәк, узган ел ахырында Башкортстан Русиянең инвесторларга ярдәм итүнең яңа инструментын гамәлгә ашыручы төбәкләре исемлегенә керде. Республикада инвестиция стандартының барлык элементлары да уңышлы эшли. Алар белән Башкортстанның Инвестиция порталында танышырга мөмкин.
– Күптән түгел Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов рәислегендә үткән киңәшмәдә Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы Башкортстанны инвестиция стандартының барлык өлешләрен дә методологиягә тулысынча туры китереп кулланышка керткән биш төбәкнең берсе буларак билгеләп үтте, – диде Рөстәм Моратов. – Без Башкортстанда инвестиция проектын гамәлгә ашыруны планлаштырган инвестор өчен мөмкин кадәр гади һәм аңлаешлы кагыйдәләр булдыруга ирештек. Якындагы планда инвестиция цикллары срокларын 30 процентка киметү тора.
Башкортстан Башлыгы республиканың Икътисади үсеш министрлыгына инвесторларның эшчәнлеге алгоритмнарын камилләштерү чаралары турында доклад әзерләргә кушты. Радий Хәбиров бу бурычны муниципалитетларга да җиткерү кирәклегенә аерым басым ясады.
Арытаба киңәшмәдә республиканың Инвестиция комитеты элегрәк хуплаган проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Алар арасында – эш киеме җитештерү буенча тегү фабрикасы төзелеше дә бар. Мондый башлангыч белән “Аркада” компаниясе чыккан иде һәм шушы юнәлештә ул үз проектын тормышка ашыра.
Бу компания 2020 елның гыйнварында “Инвестиция сәгате” киңәшмәсендә предприятие төзү буенча инвестпроектны тәкъдим итте, ә 2021 елның сентябрендә “Алга” махсус икътисади зонасы резиденты статусын алды. Инде 2021 ел ахырында Радий Хәбиров яңа производство эшенә старт бирде.
Хәбәр ителүенчә, 2020 елда Уфада җиңел сәнәгатьнең торышы, тармак алдында торган бурычларны хәл итүгә багышланган “ЛегПром” форумы узды. Анда 238 предприятиедән 800 вәкил катнашты. Бу зур чара кысаларында җиңел сәнәгать предприятиеләре җитештергән продукция күргәзмәсе, чит илләрдән килгән сәнәгатьчеләр белән эшлекле очрашулар булды.
Форумда тармакны хәзерге чорга яраклаштыруга һәм 2024 елга кадәр Башкортстанда җиңел сәнәгатьне үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары хакында сүз барган иде. Форумга кадәрге биш ел дәвамында, әйтик, җиңел сәнәгатькә ярдәмгә тәгаенләнгән акчалар 130 миллион сумнан да кимрәк иде. Мөмкинлекләрне барлаганнан соң, тармакның әһәмиятен күздә тотып, Башкортстан Хөкүмәте берничә елда җиңел сәнәгатькә миллиард ярым сум акча салырга карар итте. Җиңел сәнәгать предприятиеләре тәкъдим ителә торган ярдәм чаралары белән файдалана алсын өчен Хөкүмәт дәрәҗәсендә Комплекслы планны оператив рәвештә карау һәм раслау бурычы куелды. Башкортстанның Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы ул планны әзерләде. Министрлык тәкъдим иткән планнан күренгәнчә, тармакка җәлеп ителәчәк миллиард ярым сум акча һәр ел саен аерым төр эшчәнлекне үстерү өчен арттырыла барачак.
“Аркада” берләшмәсенең генеральный директоры Евгений Романов “Инвестиция сәгате” киңәшмәсендә билгеләвенчә, “Алга” махсус икътисади зонасы территориясендә проектның беренче чиратын тормышка ашырганнар. Тегү производствосында 305 кеше эшли. 2022 ел башыннан республика ярдәме белән 245 кеше тегүче һөнәрен үзләштергән.
– Сентябрьдә үк без проектның икенче чиратын төзүне тәмамларга ниятлибез, – дип аңлатты Евгений Романов. – Тулысынча ике сменада эшләү өчен предприятиегә 800ләп кеше кирәк. Җитештерүне арттыру өчен кадрлар җитешеп бетми, аларны әзерләү – безнең алда торган өстенлекле бурыч.
Гаилә, хезмәт һем халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова бу уңайдан әлеге предприятие һәм муниципалитетлар белән берлектә укыту өчен өстәмә рәвештә кадрлар җыю турында хәбәр итте.
Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, тегү производствосын кадрлар белән тәэмин итү өчен хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру бик мөһим.
– Без тегүчеләрне укытуда, башка оештыру һәм техник мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә әзер. Сезнең бурыч – кешеләрне предприятиедә эшләргә өндәү. Беренче чиратта лаеклы хезмәт хакы түләнергә тиеш, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Кадрлар мәсьәләсе “Алга” махсус икътисади зонасының тагын бер резиденты – ZASPORT фабрикасы өчен дә актуаль. Алда телгә алынган “ЛегПром” җиңел сәнәгать форумы кысаларында республика территориясендә ZASPORT брендының тегү фабрикасын төзү турында килешүгә ирешелгән иде.
Компаниянең башкарма директоры Евгений Чевычелов 2022 ел ахырында җитештерүне башлап җибәрүгә 100гә якын югары класслы тегүче әзерләргә кирәклеген әйтте. Ә предприятиедә барлыгы 300ләп кеше эшләячәк.
Башкортстан Башлыгы якын-тирә районнар хакимиятләренә эшче көчләр табуда ярдәм күрсәтергә кушты, ә республика аларны укытуда ярдәм итәчәк, дип белдерде.
– Без әлеге инвестпроектка ярдәм итү кысаларында бу йөкләмәләрне үз өстебезгә алабыз. Әмма тагын бер кат кабатлыйм, хезмәткәрләр өчен төп мотивация – лаеклы хезмәт хакы, – диде Радий Хәбиров.
Fatinoğlu төрек холдингының бюджет һәм инвестиция эшчәнлеге департаменты директоры Бегүм Гөлтекин видеоконференция режимында Башкортстан территориясендә Sanica Pipe бүлендек компаниясенең инвестиция планнары турында хәбәр итте.
2022 елның апрелендә республиканың Инвестиция комитеты пластик торбалар һәм җылылык җиһазлары җитештерүне булдыру буенча Холдинг проектларын хуплады. Аларга салынган инвестицияләрнең гомум күләме – якынча 2,4 миллиард сум.
Бегүм Гөлтекин холдингның ниятен раслады һәм хәзерге шартларда инвесторлар Башкортстанда җитештерү куәтләрен арттыру мөмкинлеген карый, дип өстәде.
Радий Хәбиров Төркия партнерларына уңышлар теләде һәм республика проектларны гамәлгә ашыруда кирәкле ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте.
“Инвестиция сәгате” ендә шулай ук берничә актуаль проект буенча эшлекле сөйләшү булды.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.