+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 август , 16:38

Башкортстанда сәүдә өлкәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар

“Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы коллегиясе утырышы барышында дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

Башкортстанда сәүдә өлкәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар
Башкортстанда сәүдә өлкәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар

- Сәүдә анда эшләүче хезмәткәрләр саны буенча тармаклар арасында лидер да булып тора. Хәзерге вакытта бу өлкәдә бездә 300 меңнән артык кеше хезмәт куя. Барысы да - үз эшенең чын фидакарьләре һәм осталары. Барыгызга да рәхмәт белдерәм, сезгә сәламәтлек һәм, әлбәттә, сезнең бизнесны үстерүдә уңышлар телим, ул сезгә табыш кына түгел, канәгатьлек тә китерсен, - дип котлады Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр министры Алексей Гусев.

“Сәүдәнең мактаулы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә Туймазы шәһәренең “Общепит” генеральный директоры Тәгъзимә Әминева, Чишмә бистәсенең “Ашату үзәге” директоры Энҗе Әхмәдуллина, Стәрлетамак шәһәренең “Максимум” директоры Әлфия Ишамчурина лаек булдылар. Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев, “Социаль туклану идарәсе” директоры Светлана Ачакеева, “Уфа балалар туклану комбинаты” директоры Ирина Круглий, “Форвард” сатып алу бүлеге белгече Надежда Луценко, “Молочная кухня” дәүләт автоном учреждениесе директоры Эльдар Сайгафаров бүләкләнделәр.

Бишбүләк районы хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Моратшин, Мишкә районы хакимияте башлыгы урынбасары Динар Мортазин, шулай ук “Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокукларын яклау берлеге” Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлекчәсе Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Сәүдә өлкәсендә эшләүче янә 7 хезмәткәр Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Башкортстанда сәүдә өлкәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар
Башкортстанда сәүдә өлкәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар
Башкортстанда сәүдә өлкәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар
Башкортстанда сәүдә өлкәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас в