+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 август , 15:15

Корпоратив стандартлары билгеләнде

Башкортстанда "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектында катнашучы "Петон Констракшн" компаниясе "Пенопыяла буенча изолировщик" һөнәренә кагылышлы корпоратив стандартны формалаштыруны тәмамлады.

Стандартны эшләү укыту программасын булдыру, персоналның компетенция моделен формалаштыру һәм бәяләү хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлтелгән.

— «Петон Констракшн» предприятиесе 2020 елның сентябрендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектына кушылды. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча куелган максатларга ирешү өчен җитештерү торышына актив диагностика ясалды, ул кыйммәтләр агымының әлеге картасын төзергә, проблемаларны ачыкларга һәм аларны бетерү буенча чаралар эшләргә мөмкинлек бирде. Сакчыл җитештерү инструментларын кертү, эшләп чыгаруны арттыру предприятиедә хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итте.

Моннан тыш, быел «Остазлыкның иң яхшы практикалары» конкурсында тавыш бирү йомгаклары буенча предприятие «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә остазлык» номинациясендә җиңүче дип табылды, — дип хәбәр итте Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Worldskills Russia мәгълүматларына караганда, быел апрельдә предприятие Күнекмәләр һәм һөнәрләрне үстерү агентлыгын сайлап алуда җиңүче булган. Шуннан соң компаниядә «Пенопыяла буенча изолировщик» һөнәренә корпоратив стандарт булдыру өстендә эш башланды. Бу һөнәр чагыштырмача сирәк һәм анда теркәлгән стандартлар юк.

Июльдә стандарт формалаштырылган һәм расланган. — "Петон Констракшн" командасы 2022 елны конкурс нигезендә сайлап алу предприятиеләре арасында беренчеләрдән булып, агентлык методикалары буенча үзенең корпоратив стандартын формалаштырды һәм раслады, бу команданың югары профессиональлек дәрәҗәсен һәм куелган нәтиҗәгә ирешергә теләген күрсәтә, — дип шәрехләде агентлык вәкиле.

Хәзерге вакытта Агентлык таләпләре буенча аттестация үткәрү өчен Корпоратив университет мәйданчыгын әзерләү бара. Алга таба чит предприятиеләр укытылачак.

Корпоратив стандартлары билгеләнде
Корпоратив стандартлары билгеләнде
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в