+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 август , 11:25

Башкортстанда арта, Русиядә кими. Нәрсә ул?

Башкортстан урындагы бюджетларга керемнәр буенча Русиядә - 7нче һәм Идел буе федераль округында 2нче урында.

Башкортстанда арта, Русиядә кими. Нәрсә ул?
Башкортстанда арта, Русиядә кими. Нәрсә ул?
Беренче яртыеллыкта Башкортстан Республикасының урындагы бюджетларына 20,9 млрд. сум салым һәм салым булмаган табыш кергән, еллык план 48,9 процентка үтәлгән. Урындагы бюджетларга салым һәм салым булмаган керемнәр күләме буенча республика Русия Федерациясендә - 7нче һәм Идел буе федераль округында 2нче урында тора.

– Республиканың урындагы бюджетларына үз керемнәре, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 7,3 процентка арткан, шул ук вакытта Русия буенча бу күрсәткечнең - 4,8, Идел буе федераль округында 11 процентка кимүе күзәтелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстан бюджетыннан салым күчерүләрнең бердәм нормативлары, шул исәптән салым салуның гадиләштерелгән системасы, оешмалар милкенә салым һәм файдалы казылмалар чыгаруга салым буенча урындагы бюджетларга ярдәм агымдагы елның I яртысында 4,7 млрд.сум тәшкил итте, ягъни, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 1,3 тапкыр күбрәк, - диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова.

Үз керемнәре керүнең иң зур үсеш темпы Балтач (146%), Хәйбулла (133,1%), Благовещен (130,4%), Кушнаренко (128,2%), Салават (124,3%) районнарында, Агыйдел (136,9%), Октябрьский (125%), Межгорье (121,5%) шәһәрләрендә күзәтелә.

Урындагы бюджетларның үз керемнәре структурасында иң зуры физик берәмлекләр кеременә салым тәшкил итә – 46,9%, яки 9,8 млрд.сум. Узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 600 млн. сумга, яки 6 процентка арткан.

Фото: miasskiy.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в