+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 август , 18:25

Башкортстанның 6 меңгә якын эш бирүчесе коллектив килешүне сайлый

Бу производствоны үстерергә һәм кадрлар потенциалын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстанның 6 меңгә якын эш бирүчесе коллектив килешүне сайлый
Башкортстанның 6 меңгә якын эш бирүчесе коллектив килешүне сайлый
Башкортстанның 6 меңгә якын эш бирүчесе производствоны үстерү һәм кадрлар потенциалын саклап калу коралы буларак коллектив килешүне сайлаган. 2021 елның 1 июленнән агымдагы елның 1 июленә кадәр республиканың хезмәт коллективларында 5812 коллектив килешү гамәлдә булган, бу эш бирүчеләрнең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуның әлеге формасы өстенлекле булуын күрсәтә.

Коллектив килешү хезмәткәрләр һәм эш бирүче арасында оешмада хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга сала торган хокукый акт булып тора. Ул хезмәткәрләр өчен өстенлекләр, хезмәт шартлары, регламентланган закон белән чагыштырганда уңайлырак һәм бер елдан өч елга кадәр срокка билгеләнә.

 
 


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в