

Тантанада Премьер-министр Андрей Назаров, «Система»ның өлкән идарәче партнеры Феликс Евтушенков, «БЭСК» Директорлар советы рәисе Дмитрий Шароватов, идарә рәисе – «БЭСК» генеральный директоры Сергей Гурин һәм башка рәсми кешеләр катнашты.
Андрей Назаров котлау сүзендә яңа электр подстанциясе кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын арттырырга, шулай ук "Башкирэнерго" челтәрләренә өстәмә тоташтыру мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады.
- Биредә 23 га мәйданлы яңа квартал төзү каралган. Халык саны - 10 меңгә якын кеше. Димәк, социаль инфраструктураны актив үстерү планлаштырыла. Бу - гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, бассейнлы спорт комплексы төзелеше. «Инорс» подстанциясен төзү әлеге амбициоз планнар үтәлер дигән ышаныч тудыра. Аны төзүгә 850 млн. сум тирәсе акча салу планлаштырыла. «Система» корпорациясенә һәм Республиканың электр челтәре хуҗалыгының эре инвесторы булган Башкортстан электр челтәре компаниясенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. 2012 елдан гамәлгә ашырылган капиталь кертемнәр күләме 36 млрд. сумнан артып китте, - диде Андрей Назаров