+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 август , 18:30

Ишектән ачкычсыз гына кереп булачак

Башкортстанда республика эшләнмәсе нигезендә 8 мең “акыллы" домофон урнаштырылган.

Ишектән ачкычсыз гына кереп булачак
Ишектән ачкычсыз гына кереп булачак
Башкортстан шәһәрләрендә телекоммуникация хезмәтләре күрсәтүче Республика компаниясе өч ел эчендә подъезд төркемнәрендә 8 мең «акыллы» домофон урнаштырды. Бу максатлар өчен компания үз эшләнмәсен куллана, ул бүгенге көндә Русиянең тагын 12 субъектында һәм аннан читтә Белоруссиядә, Казахстанда һәм Әрмәнстанда сорап алына. Шул рәвешле, 12 меңнән артык «акыллы» домофон системасы урнаштырылган да инде.

– Башкортстанда телекоммуникация компанияләре инфраструктур һәм санлы проектларны үз программалары кысаларында да, дәүләт белән үзара бәйләнештә дә үстерә, – дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов. — Үз IT-эшләнмәләребезне гамәлгә ашыру һәм аларга ихтыяҗ төбәк өчен аеруча мөһим.

Мондый “акыллы " домофоннарның үзенчәлеге — ачкычсыз гына ишектән керү. Ишекне үзеңә яки кунакка мобиль кушымта аша ачарга була, хәтта әгәр сез эштә, яки башка шәһәрдә булган очракта да. Провайдерның йөзнең контурын тану буенча үз уникаль эшләнмәсе эшли.

— Сезне бу җайланма “танысын" өчен мобиль кушымтага үзегезнең яки гаилә әгъзаларының берничә фотосын кертергә кирәк. Мондый функция домофония базарында эшләнмәне отышлы яктан аера, әлегә көндәшләрнең аналоглары юк, — дип белдерә «Уфанет» компанияләр төркеменең SMART-хезмәтләр юнәлеше буенча коммерция директоры Динә Григорьева.

Компания вәкиле сүзләренә караганда, магнитлы ачкыч белән дә кереп булачак, функция өлкән яшьтәге кешеләр һәм мобиль кушымтадан файдаланырга теләмәүчеләр өчен эшли. Шунысы мөһим: хәзерге «аналог» домофоннарны модернизацияләүне провайдер үз исәбенә башкара, анда яшәүчеләрдән өстәмә акча алмый. IT-компания актив эшли һәм эчке базарда һәм чит илләрдә домофонның берничә төрен тәкъдим итә.


 
Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в