+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 август , 11:28

Кыргый җимешләрдән дә бизнес эшлисең киләме? Дәүләт ярдәм итәчәк!

Башкортстанның Үсеш корпорациясе кыргый үсемлекләрне эшкәртү буенча яңа инвестиция тәкъдимен кертте.

Кыргый җимешләрдән дә бизнес эшлисең киләме? Дәүләт ярдәм итәчәк!
Кыргый җимешләрдән дә бизнес эшлисең киләме? Дәүләт ярдәм итәчәк!

Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясендә инвесторларга кыргый үсемлекләр эшкәртү цехы төзүнең яңа инвестицион тәкъдимен керттеләр. Тиешле бизнес-кейс ведомство сайтында бастырылган. Анда бизнесны башлап җибәрү өчен кирәкле күрсәткечләр дә чагылыш тапкан.

- Безнең төбәк кырда үсә торган җиләк-җимеш, гөмбә һәм башка үсемлек ресурсларын хәзерләү буенча шактый үсеш потенциалына ия. Без бу юнәлешне үстерергә ниятлибез һәм шуңа күрә инвесторларга әлеге тәкъдимне карарга тәкъдим итәбез. Инвестицион проект бюджеты 85,39 миллион сум, проект-эзләнү һәм төзелеш-монтаж эшләрен дә кертеп, җиһазлар сатып алуны да күздә тота. Кирәкле эш урыннары - 25, - дип аңлатты Корпорациянең генеральный директоры Наил Габбасов. - Проектны гамәлгә ашыру өчен Корпорация белгечләре тарафыннан Стәрлебаш районының Күндрәк авыл Советында 0,6 гектар мәйданлы инвестиция мәйданчыгы сайлап алынды. Моннан тыш, бизнес-тәкъдимдә инвестор проектны гамәлгә ашырганда алырга мөмкин булган финанс-икътисади күрсәткечләрне һәм дәүләт ярдәменең тәкъдим ителгән чараларын табачак.

Дәүләт ярдәме чараларына авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын сатып алуга чыгымнар өлешен каплау, “Агростартап” программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларына грант бирү, шулай ук “Агропрогресс” МСП субъектларының бердәм реестрына кертелгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә грант бирү каралган . Шулай ук инвесторга проектны эшләтеп җибәргәнче Үсеш корпорациясеннән бушлай озата бару тәэмин ителәчәк.

Бу һәм башка бизнес-тәкъдимнәр белән Үсеш корпорациясе сайтында “Бизнес-кейслар” бүлегендә танышырга мөмкин. Ведомство хезмәтләре һәм бизнес-тәкъдимнәр турында тулырак мәгълүмат 7(347)214-90-70 телефоны буенча.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас в