+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 август , 22:30

Радий Хәбиров төзүчеләргә рәхмәт әйтте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Уфада республика Төзүчеләр ассоциациясе утырышын үткәрде.

Радий Хәбиров төзүчеләргә рәхмәт әйтте
Радий Хәбиров төзүчеләргә рәхмәт әйтте
Ул төзелеш оешмаларына рәхмәт белдерде.

Аның сүзләренә караганда, төзелеш комплексы коронавирус инфекциясенә каршы көрәш белән бәйле авыр сынауларга дучар ителде.

«Бүген икътисадка көчле санкция басымы күрсәтелә. Әмма төзелеш комплексының эш темплары кимеми. Киресенчә, без тармакка яңа – торак тапшыруны арттыру бурычын куябыз.

Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча һәм «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында без 2030 елга ел саен 4 млн.кв. метр торак төзергә тиеш. Бу максатка ирешү өчен безгә көчләрне берләштерү зарур.

Инфраструктур проектлар һәм программалар кысаларында территорияләрне үстерергә тырышабыз. Алар арасында - Уфаның «Көньяк капкалар» проекты буенча транспорт челтәрен модернизацияләү, «Стимул» программасы буенча Агыйдел аръягына инженерлык челтәрләрен урнаштыру.

Сезнең йөзегездә барлык төзүчеләргә, инженерларга, архитекторларга рәхмәт белдерәм. Әлегә безнең төзелеш индустриясе эшли, ул икътисад үсешенә этәргеч бирә", - диде Радий Хәбиров.

Шуны искәртик: беренче яртыеллыкта Башкортстанда гомум мәйданы 1,48 млн. кв. метр торак төзелгән, бу 2021 елның шушы чорына карата 111,1% тәшкил итә.

Торак төзелеше структурасында халык тарафыннан үз хисабына төзелгән торак өлеше 63,9% тәшкил иткән. Алар тарафыннан гомум мәйданы 950,9 мең кв.метр булган 7788 шәхси торак йорт төзелгән. Торак йортларны файдалануга тапшыру буенча Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 2нче урында һәм Русиядә 7нче урында тора.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в