+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 август 2022, 18:10

"Алга" алга бара

Республика Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов 4 августта «Алга» махсус икътисади зонасына эш сәфәре барышында махсус икътисади зонаның инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын, шулай ук сәнәгать производстволарын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

"Алга" алга бара
"Алга" алга бара
Аның эшендә Ишембай һәм Стәрлетамак районнары хакимияте башлыклары, Үсеш корпорациясе һәм подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.

Мәйданчыкта резидент производстволарын инженерлык һәм энергетика инфраструктурасы объектларына тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен төзүнең барышы каралды. Махсус икътисади зона мәйданчыкларына керү юлларын булдыру буенча эшләрнең ничек алга баруына аерым игътибар бирелде. Бу - Ишембайдагы Яр буе урамын һәм 3нче мәйданнан чыгу юлы янында «Стәрлетамак - Салават» автоюлын, шулай ук 1нче мәйданга автомобиль юлын реконструкцияләү.

«Безнең резидентларның санкция басымының гади булмаган икътисади шартларында тупланган темпларны киметмәүләре һәм актив төзелеш алып барулары бик мөһим. Хөкүмәт, үз чиратында, Идарәче компания белән берлектә, инфраструктура үсеше, сәнәгать производстволарын вакытында төзү һәм эшләтеп җибәрү өчен кирәкле шартлар булдыру өстендә планлы рәвештә эшли", - дип билгеләп үтте Илшат Таҗетдинов.

"Алга"ның беренче мәйданчыгында «Аркада» һәм «ЗУР» компанияләре тарафыннан яңа корпуслар төзелә. Аерым алганда, «Аркада» җитештерү берләшмәсе эш киемен тегү буенча егәрлекләрне яңа перчатка цехы белән тулыландыра. Күршедә спорт киемнәре җитештерү предприятиесе төзелә. Проект «ЗАСПОРТ» фабрикасы тарафыннан тормышка ашырыла. Ике производствоны да эшләтеп җибәрү агымдагы елда башланачак.

Нәтиҗәләр буенча инфраструктура объектларын вакытында файдалануга тапшыруны, резидентларга кирәкле энергетика һәм коммуналь ресурслардан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча йөкләмәләр бирелде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в