+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 август 2022, 23:13

Безнең ЦУР - башка төбәкләргә үрнәк!

5 августта Уфада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Республика белән идарә итү үзәгендә булдылар.

Безнең ЦУР - башка төбәкләргә үрнәк!
Безнең ЦУР - башка төбәкләргә үрнәк!
Республика белән идарә итү үзәгенең "йөрәге" булып кире элемтә белән эшли торган блок тора. Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская билгелеп үткәнчә, ЦУРның төп күрсәткечләренең берсе – халыкның үз мөрәҗәгатьләренә җавап ала торган вакыт. Проблеманы хәл итү буенча беренче адымнар ике сәгать эчендә кабул ителә. ЦУР республиканың теләсә кайсы кешесенә турыдан–туры төбәк җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә, ә җитәкчеләргә реаль вакыт режимында Башкортстан халкының сорауларын ничек хәл итүләрен күрергә мөмкинлек бирә.

Республика Башлыгы ассызыклаганча, республикада яшәүчеләр мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Нәкъ менә шуңа күрә Башкортстанда нәтиҗәле инфраструктура төзелгән, ул кире элемтәне анализларга һәм аның нигезендә идарә итү карарларын кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республикада агросәнәгать комплексын үстерүгә ярдәм итү өчен тармак "Авыл сәгатьләре"н үткәрү тәҗрибәсен гамәлгә керткәннәр, шул исәптән оператив һәм системалы карарлар кабул итәләр.

Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, республика АПКсының мәгълүмати аналитик системасы аша реаль вакыт режимында республикада урып-җыю кампаниясенең ничек баруын күрергә мөмкин, дип сөйләде. Шунда ук фермер хуҗалыклары һәм эре агропредприятиеләр эшчәнлеге турында мәгълүмат җыялар.

Русия авыл хуҗалыгы министры Республика белән идарә итү үзәгенең мөмкинлекләрен югары бәяләде. Дмитрий Патрушев ЦУРның эш тәҗрибәсе Русиянең башка төбәкләре өчен дә файдалы булуын билгеләп үтте һәм аның коллективына уңышлар теләде.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: