- Экспортерларның төп өлеше республиканың эре шәһәрләренә туры килә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Урал аръягында 29 экспортер теркәлгән, бу гомум санның 3 процентын тәшкил итә. Әлеге проект республика районнарында тышкы икътисади эшчәнлекне популярлаштыруга һәм экспортлаучы эшкуарларны арттыруга юнәлтелгән. Ышанам, алган белемнәр муниципалитетларда экспорт эшчәнлеген үстерүгә этәргеч бирәчәк, - дип шәрехләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Әбҗәлил, Баймак, Зианчура, Учалы, Хәйбулла, Куергазы, Фёдоровка, Күгәрчен һәм Бишбүләк районнарының бизнес-шерифларын укытуында Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова, республика Экспортны яклау үзәге директоры Илдус Халитов, «Россия экспорт үзәге» вәкиллеге җитәкчесе Ренат Маняпов катнаштылар.
Чара башланыр алдыннан укучыларга республиканың экспорт эшчәнлеге буенча агымдагы вәзгыять тәкъдим ителде. Лена Изотова үз чыгышында төбәкнең экспортка юнәлтелгән предприятиеләренә ярдәм итүнең гамәлдәге инфраструктурасы, бу юнәлештә министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектларга, шул исәптән «Ашыгыч экспорт ярдәме», импортны җиһазландыру һәм алыштыру үзәге, муниципаль стандарт турында сөйләде.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте