+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 август , 18:35

Газ кертү дәвам итә

"Бүген Башкортстанда 3 мең торак пунктта 1,4 миллион йортка һәм фатирга газ кертелгән - бу 84,2 процент", - дип язган Премьер-министр Андрей Назаров социаль челтәрләрдә.

Газ кертү дәвам итә
Газ кертү дәвам итә
"Федераль газлаштыру программасы бездә 2006 елда эшли башлады, һәм 14 ел эчендә «Газпром»ның инвестицияләр күләме 6,8 млрд. сумнан артып китте. 80 торак пунктка 31 поселокара газүткәргеч төзелгән. Бу бик зур нәтиҗә, ул республиканың күп меңләгән кешеләренең тормыш сыйфатын яхшыртты.

2025 елга кадәр поселокара һәм бистә эчендәге газүткәргечләрне проектлау һәм төзү эшләре бара, шулай итеп без 25 меңгә якын йортка газ кертә алабыз. «Газпром газификация»не финанслауның гомум күләме — 16,5 млрд. сум тирәсе.

Догазификациянең объект буенча план-графиклары формалаштырылган инде: алар буенча тагын 31 меңнән артык йортка газ бирү планлаштырыла.

Министрлыкларга тиешле күрсәтмәләр бирелде, шул исәптән 49 котельныйны газ ягулыгына күчерүне тизләтү турында. Ай дәвамында контроль сроклар белән юл картасын раслауны тәэмин итәргә кирәк.

Безнең максат - Башкортстанга тиз арада газ кертеп бетерү".

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в