"Санкцияләр шартларында аларның продукциясе шулкадәр кирәкле булып чыкты.
"БИТ заводы" сәнәгатьнең төрле тармаклары, шул исәптән нефть-газ тармагы, өчен металл шкафлар корпусларын җитештерә. Элек аларны чит илдән кайтаралар иде. Хәзер безнең предприятие импортны алыштыруда актив катнаша. Завод тулы проект көченә 2026 елда чыгар дип планлаштырыла.
Бу - сүз уңаенда республикада бизнеска ярдәм итү чараларының ничек эшләвен күрсәткән мисалларның берсе.
"Инвестчас"та завод төзелеше проектын өстенлекле проектлар исемлегенә керттек, шуның аркасында инвестор преференцияләр алды. Проектны тормышка ашыруның барлык этапларында аңа Башкортостанның Үсеш корпорациясе ярдәм итте. Хезмәттәшләр финанс моделе һәм бизнес-план эшләргә, документлар рәсмиләштерергә, мәгълүмати-консультацион ярдәм күрсәттеләр.
Һәм менә - лаеклы нәтиҗә".